Ни өчен күпбалалы гаилә статусын кертүне аңлатканнар

Россиянең кайбер төбәкләрендә, традицияләр үзенчәлегеннән чыгып, өч балалы гаилә күпбалалы булып саналмый. Бердәм төшенчә кертелүнең төп сәбәбе шул. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб күпбалалы гаилә статусы кертелүне шулай дип аңлаткан.

“Гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм стандартлары кертелә. Өч һәм аннан күбрәк бала тапкан хатын-кыз пенсиягә өч ел алдан чыгачак. Дүрт бала табып үстерүчеләр – дүрт елга. Ә инде биш балалы аналар 50 яшьтә пенсиягә чыгачак. Моннан тыш мондый гаиләләр пособиеләр, түләүләр белән тәэмин ителә”, – дигән депутат “RT” хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, указда күпбалалы гаиләләргә кайбер яңа ярдәм чараларын кертү дә каралган.

“Менә бездә “Пушкин картасы” эшли. Күпбалалы гаиләләргә ул күздә тотылмаган иде әле. Ә бит мондый гаиләдәге балаларга мәдәни үзәккә эләгүе авыр. Моннан тыш ата-аналарның һөнәргә өйрәнүенә ярдәм итү. Кайнар ризык белән тукландыру – монысы да бик әһәмиятле. Инде килеп, мәгариф оешмасына, балалар бакчасына урнаштыруда өстенлекләр. Иң мөһиме – Президент указы нигезендә социаль ярдәм алуга хокук гарантияләнә. Шул ук вакытта төбәкләр мондый гаиләләр өчен үзләрендә булдырылган өстенлекләрне дә саклап калырга тиеш”, – дип билгеләп үткән Бессараб.


Фикер өстәү