Күңел түрендәге сөенеч

Мөслим районының Елгабаш авылында зур бәйрәм бүген. Юк,  монда сүз ниндидер күңел ачу чаралары турында гына бармый әле. Әлбәттә инде, алардан башка да булмас. Авылдашлары «Елабугадорстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең хуҗасы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе Рәшит Хәбировның юбилеен – 65 яшь тулган көнен матур бер вакыйга итеп кабул итә. Аңа исәнлек теләп, күңел түрендә сөенеч йөртә.     Чөнки башкача мөмкин дә түгел. Рәшит Галәү улы 400 ел элек нигез салынган тарихи  туган авылын гөлбакча итте.

Тарихи дигәннән, Елгабашның 400 еллык юбилеен моннан берничә ел билгеләп үткәннәр иде елгабашлылар. Рәшит Галәү улы шушы уңайдан  авыл тарихын яздыртып, китап  чыгарды, авылдашларына бүләк  итте. Хезмәт алдынгыларына кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Һәр гаиләгә күчтәнәч өләште. Бабалары урынны сайлый белгән: гаҗәеп матур җиргә урнашкан аларның авылы. Ул вакытта шушы җирдән чыккан, республикабызның төрле почмакларыннан килгән биш меңләп кунак кабул иткән иде Елгабаш. Авылдашлары Рәшит Хәбировка рәхмәт әйтә-әйтә, бездән дә өлеш керсен дип,  һәрберсе йорт тирәсен яңарткан, чәчәкләр утырткан иде.

Рәшит Хәбировны белмәгән кеше юк бу авылда. Әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да бабалары хәлле кеше булып, авылдашларына, мохтаҗларына ярдәм итеп яшәгән. Нәселдәге бер тармак вәкилләре  күп еллар буена указлы мулла вазыйфасын башкарган. Рәшит үзе 7 яшеннән әтисез калып, авырлыкта үссә дә, Нәсиха апа балаларына яхшы тәрбия бирә алган. Улы ата-бабаларыннан калган  иң күркәм сыйфатны югалтмаган: авылдашларына ярдәм итүне ташламый. Эшләрен, чыннан да, санап бетерерлек түгел. Хәләл акчасына мәчет салдырган, зират тирәсен тоттырган, авылны газлаштыру, юлларга асфальт түшәү артыннан йөреп, аларны да хәл иткән. Үз хисабына мәдәният йорты, ашханәсе белән башлангыч мәктәп, процедуралар   кабинеты белән медицина пункты, китапханәсе, бильярд залы булган күпфункцияле  бина салдырып, аны тулысынча җиһазлап, авылдашларына бүләк иткән. Ел саен Сабантуйлар үткәрүне дә үз өстенә ала ул. Батырларга хәтта чит ил машинасы бүләк иткән чаклары да була.

Иң мөһиме, бу изге эшләрне башкарганда аңа гаиләсе төп терәк булып тора, балалары ярдәмгә килә. Димәк, нәсел-нәсәпкә хас булган гореф-гадәтләр дәвам итә дигән сүз бу.

 


Фикер өстәү