Тетрәүле һәм давыллы дөнья кая бара?

2024 елның әле беренче ае да үтеп бетмәде, Җир шары дистә елларга җитәрлек зур вакыйгалар сериясен кичереп өлгерде инде. Турбулентлык табигатьтә дә, җәмгыятьтә дә берьюлы күзәтелә. Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Кытай, Казахстан һәм Кыргызстан чик буе өлкәләрен иңләгән куәтле җир тетрәүләр булып үтте. Бу юллар язылган сишәмбе иртәсендә дә әле Күк асты илендә 7,3тән 4,5кә кадәрге магнитудалы тетрәнүләр дәвам итү турында хәбәрләр килеп тора. Кытай социаль тетрәнүләргә дә әзерләнә. Илнең фонд базары мәтәлчек ата. Соңгы 19 елда кытай акцияләренең болай ук түбән төшкәне юк иде әле, диләр.

Көнбатыш Европа «Иша» ураганы белән сынала. Бу юллар язылганда, Англия стихия иркендә иде. Британ икътисадында хәлләр шулай ук мөшкел. Begbies Traynor консалтинг компаниясе «киеренке финанс хәлендә»ге предприятиеләр санының икенче квартал рәттән артуын белдерде. Икътисадның барлык тармаклары да зыян күрә, ди ул. 47 меңнән артык британ предприятиесе җимерелү алдында тора.

Франциядәге хәлне бер җөмлә белән генә аңлатыйк. Француз фермерлары 22 гыйнварга каршы төндә Тарн һәм Гароннадагы атом электр станцияләрен камап алдылар.

Икътисад проблемаларының кискенләшүе зур сугыш куркынчы арту белән хәвефле. Көнбатыш коалиция әлегә халыклар игътибарын Якын Көнчыгыштагы хәрби хәрәкәтләргә юнәлтергә тырыша. АКШ һәм Бөекбританиянең хәрби һава көчләре «Посейдон җәячесе» дигән исем астында Йәмәнне көчле утка тота. Европаның башка илләре дә бу операциягә кушылырга җыена. Югыйсә проблеманы чишүнең чыгымсыз һәм гади юлы бар: Газзәдәге вәхшилекне һәм аның блокадасын туктату. Израиль инде йөз көннән арткан сугышта 500дән артык сугышчы югалтуын белдерсә, «Әл-Җәзира», 10 меңнән артык сиончы солдат үтерелде, 30 меңнән артык яраланды, дип бара. Израильнең үзендә дә сугышка каршы хәрәкәт көчәя, әмма вәхшилекне очы-кырые күренми әле. Хәрби җитәкчелек сугышны Ливанга җәелдерү ягында.

Көнбатышка каршы Якын Көнчыгыш каршылыгы да үсә, билгеле. Американың Гыйрактагы һәм Сүриядәне хәрби базалары даими утка тотыла. 23 гыйнварга каршы төнге сәгать бер тулып 8 минутта Сүриянең Дәйр-әл-Зор төбәгендә Американың Коноко хәрби базасында шартлау тавышлары яңгыравы турында видеохәбәр алдым.

 


Фикер өстәү