Бәяләр сыер ите белән исәпләнә?!

Гаҗәп түгел: Россия дә – башка дәүләтләр кичергән кыенлыклар зонасында. Әмма бездә халык сабыр: берәү дә, Мәскәү урамнарына алып барып, тирес түгәргә җыенмый. Үзеңне тәртипле һәм акыллы тотарга законнар булыша.

«Россиядә законнарның кырыслыгы аларның үтәлмәве белән йомшартыла» дигән кагыйдә күптән гамәлдән чыкты инде. Үтәләләр һәм ничек кенә әле! Дәүләт Думасы әнә артыгын сөйләшүчеләрнең һәм кыланучыларның мал-мөлкәтен конфискацияләү турында закон кабул итәргә җыена. Әлегә ул проект хәлендә генә булса да, гамәлгә керәчәгенә шик юк. «Российская газета» сишәмбе санында әле табадан төшеп өлгермәгән канунга юрист аңлатмасын бирә.

Проблемалар ярсып һәм шаулап хәл ителми инде ул ителүен. Коммуналь тармакның җимерелүе әнә эпидемия рәвешендә ил буйлап җәелеп бара. Аварияләр саны артмаган ул үзе, әмма масштаблар киңәя. Инфраструктураның тузуы нәтиҗәсендә хәл катлаулана. Мәскәү өлкәсе губернаторы Воробьев тармакны җимерелү хәленнән чыгару өчен дистәләгән миллиард сум акча кирәк булачагын әйтте. Масштабны ил күләмендә зурайтып карагыз. Хакимиятләр эшләрнең торышын алдан белмәгән дип әйтеп булмый. 2023 елның апрелендә үк өлкә губернаторы инфраструктураны яңарту өчен 300 миллиард сумлык программаны тормышка ашырачагын әйткән булган. Торбалар ул акчаны көтеп тормады, бары тик шул гына.

Түбән Новгородтагы нефть эшкәртү заводындагы авариядән соң бензинның күпләп сату бәясе 12 процентка күтәрелгән. Хөкүмәт ягулык салу станцияләрендә бәяләрне үзгәрешсез тотарга тырыша. Заводның хуҗасы «Лукойл» үз ягулык станцияләренә бензинны читтән сатып ала башлаган. Бер компрессор җайланмасының авариясе генә дә шундый проблемалар тудыргач, масштаблар зураймасын дип дога кылырга гына кала.

Бәяләр дигәннән, Росстат аларны сыер ите белән үлчәп карый башлаган. Рәсмилек дәрәҗәсендәге бер рус газетасы: «Руководство Росстата уже давно измеряет цены на водку и продукты питания именно в килограммах говядины», – дип яза. Бәяләр үсештә инде, нишләтәсең. 2015 елдан 2022 елга кадәр атланмайның уртача бәясе 2,1 тапкыр арткан икән. Сыер ите – 55 процентка гына.

 


Фикер өстәү