Хондроздан булышты

Яшь чактан бирле хондроздан интегәм. Авырту көчәйгән вакытта шушы ысулның файдасын күрәм.

Сез дә кулланып карагыз әле. 10 аш кашыгы тоз өстенә 20 аш кашыгы үсемлек мае агызам да, шуны яхшылап болгатып, берничә көн тотам. Нәтиҗәдә ак төстәге масса барлыкка килергә тиеш. Аны һәр көнне муенга сылап, массаж ясыйм. Башта ике-өч минут кына, һәр көнне икешәр минут өстәп барып, егерме минутка кадәр арттырасы. Массаж ясап бетергәч, муенны дымлы җылы сөлге белән сөртәм. Ун процедурадан соң алга китеш сизелә. Шуңа өстәп әле матдәләр алмашы да яхшырган кебек.

Альбина Зәбирова


Фикер өстәү