Володин: Россиядә ана капиталын һәм башка социаль түләүләрне арттырачаклар

Россиядә ана капиталын һәм башка социаль түләүләрне индексациялиләр, тиешле закон 1 февральдән үз көченә керә, дип сөйләде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Дәүләт Думасының Telegram-каналында.

«Ана капиталы беренче балага 630,4 мең сум һәм икенчесенә 833 мең сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 7,4%ка 40 тан артык төрле пособие һәм компенсация үсә. Дәүләтнең өстенлеге — барлык социаль йөкләмәләрне тулысынча тәэмин итү. Моның өчен кирәкле акча федераль бюджетта каралган», — дип хәбәр итте Володин.

Шулай ук микрофинанс оешмалары эшчәнлеген контрольдә тоту турындагы канун үз көченә керә. Володин сүзләренчә, бу карар бурычлыларның хокукларын комплекслы якларга мөмкинлек бирәчәк.


Фикер өстәү