Раушания Закирова: «1 баламы, 10 баламы – хатын-кыз үзе турында онытырга тиеш түгел»

Юк инде, мондый гүзәл ханым берничек тә биш бала әнисе була алмый! Раушания Закирова белән танышуга башка килгән тәүге уй бу. Зар белми, йөзеннән елмаю китми. Төннәрен йокламыйча, үзе турында онытып, бала чүпрәге юып кына яшәгән кешегә һич кенә дә охшамаган ул. Күпбалалы гаиләнең җылы учагын саклаучы ханым белән гаилә һәм тәрбия турында сөйләштек.

ЯЗМЫШ. Әңгәмәдәшебез Мурманск өлкәсенең Заполярный шәһәрендә туып-үскән. Балачакта барысы да кешенекечә була инде: мәктәп, иҗади түгәрәкләр, актив тормыш, тырышып уку. Иҗат дигәнең 1998 елда Казанга алып килә Раушанияне. Музыка училищесына укырга керә төньяк кызы. Раушаниягә татар сәнгате, мәдәниятенә, милли моңнарга карата мәхәббәтне остазы Венера Гәрәева сеңдерә. Әлегәчә аңа рәхмәтле шәкерте. Училище тәмамлагач, белем эстәвен дәвам иттерә Раушания: педагогика университетының музыка факультетына укырга керә.

МӘХӘББӘТ. Мөдәррис. Раушаниянең йөрәге түренә чигелгән исем бу. Менә дигән ир, менә дигән әти, менә дигән кеше! Хәзер Мөдәррис Закиров «Татавтодор»да машина йөртүче булып эшли. Тырыш, җаваплы, төпле, диләр аның турында. Раушанияне исә бөтенләй башка сыйфаты белән үзенә караткан.

– Мөдәррис белән без уртак танышларыбызның туган көнендә таныштык. Мин аңа шундук игътибар иттем. Бигрәк тә аның балаларга булган мөнәсәбәтен күреп гаҗәпләндем. Аның: «Балалар – бәхет» дигән сүзе хәтердә уелып калды. «Мондый кешегә таянырга, ышанырга була икән, андый кеше гаилә тормышында чын тыл була ала!» дигән уй йөгереп үтте башымнан, – дип искә ала мәхәббәт гөленең әле бөреләнгән генә чакларын әңгәмәдәшебез. Инде менә бергә гаилә корып яшәүләренә 12 ел булган.

Закировлар Арчада яши. Әңгәмәдәшебез өчен бөтенләй чит як түгел икән ул. Балачакта җәйләрен шунда үткәргән, туганнары шунда яшәгән. Тамырлары тартып китергән диярсең… Раушания Закирова хәзерге вакытта Арча шәһәрендә балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли, лицейда белем бирә.

БАЛАЛАР. Камилә, Данил, Айсылу, Асилә, Рәмис… Раушания белән Мөдәрриснең мәхәббәт җимешләре бу. Ягымлы-назлы кызларыннан да, булышчы, нәсел дәвамчысы булырдай улларыннан да уңганнар! Балалары турында сөйләп туя алмый әңгәмәдәшебез.

Бер-бер артлы туган балалар әниләренә үзендә яңа сәләтләрен ачыкларга ярдәм иткән бит әле. Әнә, Айсылу дөньяга аваз салгач, Раушания ханым көйләр яза башлаган. Рәмис тугач, тегәргә өйрәнгән. Әнә шулай бер-берләрен тулыландырып, бер-берләренең уңышларын күреп яши Закировлар.

– Мин – бик бәхетле әни. Олы кызыбызга – 19 яшь. Ул Казан музыка училищесында укый. Быел диплом алачак. Балачактан ук җырга-моңга, биюгә, сәнгатькә гашыйк иде. Җиңүләре исәпсез-хисапсыз! Консерваториягә укырга керергә җыена. Улыбыз Данилга – 17 яшь. Ул да сәнгать юлын сайлады. Хореография училищесының 1 курсында укый. Опера театрындагы тамашаларда да катнаша, аның биюгә булган мәхәббәте бик зур, – ди Раушания Закирова. – Айсылуыбызга – 10 яшь. Кызыбызда актерлык сәләте көчле. Асиләбезгә – 5, Рәмискә – 3 яшь. Алар балалар бакчасына йөри. Алар да иҗат юлын сайлар дип уйлыйм.

ГАИЛӘ БӘХЕТЕ. Бала тәрбиялисең килсә, үзеңнән башла! Закировлар гаиләсендәге төп кагыйдә әнә шул. Әни үзенә дә вакытны кызганмаска, үзен камилләштерүдән туктамаска тиеш.

– Гаиләдә үзара хөрмәт булырга тиеш. Ата-ана баласының фикеренә колак салырга кирәклеге турында онытмасын иде, – ди әңгәмәдәшем. – Бер баламы, ун баламы – хатын-кыз үзе турында онытырга тиеш түгел. Үзеңне яратырга, ихтирам итәргә кирәк! Кайчагында хатын-кызга үзен канатлы итеп тою өчен бер матур сүз дә җитә! Хатын-кызга үзе яраткан эштә эшләү дә бик мөһим. Шөкер, мин шундый җирдә эшлим. Үзен яраткан, күңеле тыныч булган әнинең балалары да шундый булачак. Уңай энергияне мин өйгә алып кайтам. Өйдәге мохит хатын-кыз кәефеннән тора.

Бәхетле гаиләнең бөтен кешегә дә туры килә торган уртак рецепты юк, ди әңгәмәдәшебез. Тик нигезендә ята торган төшенчәләр бер: аңлашу һәм сабырлык.

МӨНӘСӘБӘТ. Сер түгел, күпбалалы гаиләләргә карата җәмгыятьтә төрле фикер яши. Кайсылары: «Бу кадәр бала кирәк идеме? Нәрсәгә дип тапканнар?» – дияргә дә күп сорамас. Раушания ханым да мондый фикер барлыгын яшерми. Әмма, шөкер, үз гаиләләренә карата кырын караш тойганнары юк.

– Күпбалалы гаилә буларак, андый мөнәсәбәткә юл да куймыйбыз, сәбәп тә бирмибез, – ди ул. – Гаиләдә кыенлыклар туа икән, аны яшерергә кирәкми. Ярдәм сораудан курыкмасак иде. Акчалата ярдәм турында түгел сүз. Юридик, психологик… Минем хыялым да бар: үзебездә әнә шундый үзәк булдырасы килә! Гаиләләр кирәкле ярдәм алыр, соңрак исә үзләре үк башкаларга булышуда катнашыр иде.

Быелгы Гаилә елын да куанып каршы ала Закировлар. Игътибар артыр, шул игътибар бәрабәренә гаиләләрдәге мөнәсәбәтләр тагын да ныгыр дип көтәләр.

Владимир Путин, Россия Президенты:

– Гаилә традицияләрне, шул исәптән һөнәри тәҗрибәне дә өйрәтә, белем бирә, тәрбияли. Дәүләт сәясәте үзәгендә дә нәкъ гаилә булырга тиеш. Без  шулай эшләргә тырышабыз да. Күпбалалы гаиләләр саны артырга тиеш. Соңгы елларда күпбалалы гаиләләр саны 26 процентка артты. Бу – яхшы күрсәткеч. Бүген кайбер илләрдә гаилә институты һәм традицион кыйммәтләр җимерелә, ул ясалма кыйммәтләргә  алыштырыла. Ә безнең Россия ул – зур гаилә, анда гасырлар дәвамында төрле милләт кешеләре тату яши, ә мәдәниятләрнең күптөрлелеге илне ныгыта гына.

(Гаилә елын ачуга багышланган тантанадан)

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү