Җәлил истәлегенә «ВТ» гамәлгә куйган көрәш турнирында быел нинди яңалыклар көтелә?

Иң көчлеләр кабат башкалага җыела. 2–3 февральдә Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган көрәш турнирының 61 нчесе узачак. Көрәшчеләр өчен иң дәрәҗәле турнирда быел нинди яңалыклар көтелә?

Бер баш өстен

Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турниры алдыннан матбугат очрашуы уздыру матур гадәткә әйләнде. Дөрес, сорауларга җавап алудан бигрәк, көрәшебезнең бүгенге хәле турында сөйләшүгә, киләчәк хакында киңәшләшүгә әверелә ул. Бу юлы да сүзне турнирның көрәшчеләр өчен әһәмиятеннән башладык. Көрәшчеләр дә, элек көрәшкәннәр дә, тамашачылар да көтеп ала торган турнир. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов аны әнә шулай сыйфатлады.

– Бу турнир – күрешү, сөйләшү, хәл белешү өчен дә яхшы форсат. Ул электән көрәшчеләр арасында аерым урынны били. Җәлил турнирында җиңсәң, үзеңне башкалардан бер баш өстен итеп тоясың. Гәрчә аңардан тыш  әле Татарстан, Россия, Дөнья беренчелеге булса да. Без көрәшкән вакытта да шулай иде ул. Турнирда җиңеп, үзеңне «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә табу үзе бер рәхәт, күңелле вакыйга иде. Ул газеталар, инде саргайсалар да, сандык төпләрендә саклана, – дип сөйләде Хәлил Шәйхетдинов, хатирәләргә бирелеп.

Сүз уңаеннан, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Муса Җәлил турнирының 1991 елгысында 70 килолы егетләр арасында җиңүче булган.

Газетабыз гамәлгә куйган турнирда 10 мәртәбә җиңүче булып, күпләрне таң калдырган Раил Нургалиев, матбугат очрашуында Муса Җәлил шигырен сөйләп, тагын бер кат шаккатырды.

– Бу турнирның дәрәҗәсе турында кечкенә чактан ук ишетеп үстек. Баш миенә сеңгән ул. Монда әзерлексез көрәшеп булмаганны да яхшы беләм, – диде ул турнир турында. – Яшьләрнең көрәшебезгә битараф булмавы сөендерә. Көчле көрәшчеләр килеп чыгып тора икән, димәк, татар көрәше үсә.

Бәйрәм бүген!

Дөрес, бүген көрәшчеләрне исем һәм дәрәҗә генә түгел, башкасы да кызыксындыра. Әйтик, быелгы турнирда акчалата бирелә торган приз күләменең артуы күпләр өчен яхшы яңалык булыр.

Быел

I урын алган көрәшчеләргә – 100 мең сум;

II урынга70 мең сум;

III урынга 50 мең сум күләмендә акчалата приз биреләчәк.

Шулай ук быел көрәш сезоны нәтиҗәләре буенча иң көчле командаларга да саллы акчалата бүләкләр биреләчәк. Әле тагын елның иң оста көрәшчесе, иң яхшы тренерлар, журналистлар да бүләкләнәчәк. Чын мәгънәсендә көрәш бәйрәме!

– Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирның аерым бер үзенчәлеге бар. Без бу ярышта узган көрәш сезонына йомгак ясыйбыз, иң көчле командаларны бүләклибез. Алар инде билгеле. Быел беренче бишлеккә Әлмәт, Чаллы, Арча, Кукмара, Балтач командалары керде. Шулай ук яхшы күрсәткечләргә ирешкән Азнакай, Чистай, Лаеш командаларын да билгеләп узачакбыз. I урын алган командага – 500 мең сум, II урынга – 400 мең сум, III урынга – 300 мең, IV һәм V урыннарга – 250шәр мең, калган өч командага 100әр мең күләмендә акчалата премия биреләчәк, – дип сөйләде бу хакта Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров.

Быелгы турнирда да батырлар 11 категориядә ачыкланачак. Авырлыгы 115 килодан артмаган егетләр өчен аерым категорияне узган ел керттеләр.

Рух

Безнең редакция өчен әлеге турнир – спорт бәйрәме генә түгел. Ул – рухи бәйрәм дә. Быел да без аның эчтәлегенә аерым игътибар бирдек. Бу хакта тулырак газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова сөйләде.

– Татарстанның Көрәш федерациясе һәм Татарстанның Спорт министрлыгының теләктәшлеге, ярдәме булмаса, әлеге турнир бүгенгә кадәр, бәлки, килеп тә җитә алмас иде. Елдагыча, безнең редакция аның рухи эчтәлеге өчен җавап бирә. Быел без илдәге вакыйгаларны читләтеп уза алмыйбыз. Көрәшчеләр арасында махсус хәрби операциядә илебезне яклаучылар шактый. Безнең үзе дә батыр булган Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирда бүгенге батырларны күрсәтәсебез килә. Ягъни быелгы ачылыш һәм, гомумән, турнир батырлык, ныклык, Ватанны ярату, көрәшне ярату кебек төшенчәләргә бай булачак, – дип сөйләде ул.

Фикер

Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары:

– Көрәшебезне күрсәтсәк, танытсак, кызыксындырсак, егетләрдән геройлар ясасак, шөгыльләнүче малайлар саны да артыр иде. Бу – зур хезмәт, энә белән кое казу кебек. Әмма аны эшләсәк, республикабыз, илебез алдында татарлыгыбыз белән дә зур бурычыбызны үтәр идек.

 


Фикер өстәү