Армия турында ялган хәбәр таратучыларны мөлкәтеннән мәхрүм итәчәкләр

Дәүләт Думасы депутатлары Россия Кораллы көчләре турында ялган хәбәрләр тараткан өчен һәм дәүләткә каршы эшчәнлеккә өндәгән өчен мөлкәттән мәхрүм итү турындагы законны икенче һәм өченче укылышта кабул иткән. Бу хакта парламентның түбәнге палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Закон армия турында ялган хәбәр таратучыларны мактаулы исемнәреннән, мөлкәтеннән, акчасыннан, башка кыйммәтле әйберләреннән мәхрүм итү мөмкинлеге бирәчәк.
“Кабахәтләр турында закон кабул ителде, – дип язган парламетның түбәнге палатасы Рәисе Вячеслав Володин. – Бу мәсьәләне кат-кат карадык – күпчелегебез илебезгә, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар һәм офицерларыбызга чит илләрдән пычрак ыргытып ятучы, нацистлар режимына ярдәм итүче сатлыкҗаннарга карата җәза чарасын күрүне хуплый”.

Закон проектын 395 депутат эшләгән.
Кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев әйтүенчә, закон проектында каралган чаралар, чит илгә китсә дә, гражданлыгын алыштырмаган, шул ук вакытта өйләренә кайтырга теләгән кешеләргә кагылмый.


Фикер өстәү