Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар солдатларга үлән чәйләре әзерләгән

Менделеевск районының Иске Гришкино авылындагы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар “Солдатка ярдәм” акциясенә кушылган. “Татар-информ” хәбәрчесенә муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә сөйләп үтелгәнчә, биредәге хезмәткәрләрнең якыннары махсус хәрби операциядә катнаша.

Шулай итеп, балалар тәрбиячеләре җитәкчелегендә Ватанны саклаучылар көненә солдатларга үлән чәйләре әзерләгән. Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатның әнисе, кече тәрбияче Лилия Молчанова әйтүенчә, авылда һәммәсенең бакчасында дару үләннәре үсә. Аларны җыялар, киптерәләр, шуннан карлыган, кура җиләге яфракларын, мәтрүшкә, бөтнекне – барысын бергә катнаштырып, үлән чәе ясыйлар.


Фикер өстәү