Пенсияне гаризасыз билгеләячәкләр

Быелдан туендыручысын югалткан һәм ата-аналарның кайдалыгы билгеле булмаган балаларга иминият пенсиясе һәм социаль пенсия гаризасыз билгеләнәчәк. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсенең киңәйтелгән утырышында әйттеләр.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнгән. Индексация нәтиҗәсендә түләү күләме – 8134,88 сум, пенсия коэффициенты 133,05 сум тәшкил иткән. Узган ел 34 меңнән артык кешегә пенсия билгеләнгән. Бу исәпкә медицина-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча рәсмиләштерелгән пенсияләрне гаризасыз билгеләү дә керә.


Фикер өстәү