Балтачлылар «Җиңү ашы» әзерли. «Тәмле булсын, батырларыбыз!»

Хәрби зонадагы якташлары өчен «Җиңү ашы» әзерләүдә ярдәм сорап, авыл төркемнәренә белдерүләр чыкканнан бирле һәр җирлектә, һәр авылда әлеге коры, тиз әзерләнә торган аш өчен кирәкле ит, яшелчәләрне киптерүчеләр саны көннән- көн арта бара.

Балтачлылар бу ашка «Җиңү көне» дип исем биргән. Киптерелгән продуктлар бер порциялек итеп аерым пакетларга тутырыла һәм тартмаларга берләштерелә. Һәр тартмага аш турында матур итеп язылган мәгълүмат та салына. «Тәмле булсын, батырларыбыз! Сезне сагынып, күңел җылысын биреп…» дигән сүзләре генә дә ни тора! Мондый тиз өлгерә торган коры ашлар хәрбиләргә берничә тапкыр җибәрелгән инде. Алардан килеп ирешкән рәхмәт сүзләре бу игелекле гамәлне дәвамлы итә.


Фикер өстәү