«Татмедиа» коллегиясендә: «Язган һәм әйткән сүз өчен җаваплылык хисе бермә-бер артты»

«Татмедиа»ның ел йомгакларына багышланган коллегиясендә агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев матбугат чараларының җаваплылыгы артуына басым ясады. Моның белән беррәттән журналистикага халыкның ышанычы да кире кайтты, ди җитәкче.

— 2023 елга борылып карагач, һәммәбезнең ничек үзгәрүен һәм үсүен күрергә мөмкин. Әйткән һәм язган сүз өчен җаваплылык хисе бермә-бер артты, — диде Айдар Сәлимгәрәев. — Без көндәлек тормышка журналистиканы кире кайтара алдык. Дәүләт басмалары гына түгел, шәхсиләре дә актив гражланлык позициясен күрсәтә. Әле кичә генә модага ияреп, социаль челтәрләр турында сөйләгән идек. Хәзер аудиториянең ышанычы фактларга нигезләнгән, мәгълүматны тикшереп кенә биргән журналистикага кайтты.


Фикер өстәү