Айдар Сәлимгәрәев — журналистларга: «Игътибарлы булсагыз иде»

Ялган хәбәрләр һәм провокацияләргә каршы торырга. «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев еллык коллегиядәге чыгышында шуңа басым ясады.

Аның сүзләренчә, СВО барганда, сайлау якынлашканда фейкларның саны арта гына. Бу җәһәттән ул журналистларгы игътибарлы булырга чакырды.

Әйтүенчә, намуссыз кешеләр халык иң кызыксынып укый торган темаларга кагыла: СВО, мигрантлар, сайлаулар.

— Мондый хәлләр артачак кына әле. <…> Игътибарлы булсагыз иде! Хәрби хәрәкәтләр фронтта гына бармый, — диде ул.


Фикер өстәү