Әсгать Сәфәров:«Матбугатның төп бурычларының берсе-кешене ялган мәгълүматтан саклау»


Матбугат чаралары алдында торган төп бурычларның берсе — халыкны ялган мәгълүматтан саклау. Татарстан Рәисе Администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров «Татмедиа» коллегиясендә шулай дип белдерде.

Сәфәров әйтүенчә, илнең мәгълүмати иминлеге, халкының куркынычсызлыгы журналистларга, аларның каршылыкларга нык тора белүенә бәйле.

— Кире кагу гына түгел, ә эчтәлек тә күрсәтү кирәк. Бары тик тәнкыйди фикерләү генә безгә коткы тарату һәм провокацияләр белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк, — диде ул.


Фикер өстәү