Сигез Татарстан егетен Украина әсирлегеннән кайтара алганнар

Украина әсирлегендә булган сигез татарстанлыны Россиягә кайтарганнар. Бу хакта ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында хәбәр ителә.

«Без Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән тыгыз элемтәдә булдык, шулай ук безнең мөрәҗәгатьләрне Оборона министрлыгына — 60 хат белән җибәрдек», — диелә хәбәрдә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанның Минзәлә районы Коноваловка авылында туып-үскән Игорь Пучков алмашу буенча Украина әсирлегеннән азат ителгән.

Хәрби хезмәткәрнең әнисе әйтүенчә, ул улы белән телефоннан сөйләшкән. Яралары булганлыктан, башта ул госпитальдә дәваланачак. Шуннан соң аны ялга җибәрергә мөмкиннәр.


Фикер өстәү