Казанда РКБ реанимациясе бүлегенең яшь шәфкать туташы вафат булган

Якшәмбегә каршы төндә, 4 февральдә, ТР Республика клиник хастаханәсенең 1 нче реанимация һәм интенсив терапия бүлеге шәфкать туташы Алена Евгений кызы Егорова вафат булды, дип хәбәр итә РКБ Телеграм-каналында.

Кыз 2018 елда Казан медицина көллиятен кызыл диплом белән тәмамлый, аннары РКБга урнаша.

6 ел дәвамында кыз реанимациядә шәфкать туташы-анестезист булып эшләгән һәм үз эшчәнлеген бик яраткан. Алена Егорова ягымлы һәм ачык кыз иде, дип хәбәр иттеләр РКБда.

— Коллегабызның туганнары һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз, — диелгән РКБ хәбәрендә.

Алена Егорова белән хушлашу дүшәмбе көнне 9:00 дән 10:00 гә кадәр РКБ ПАК бинасында узачак, дип хәбәр ителә.


Фикер өстәү