Татарстанда бер ел эчендә такси хезмәте бәясенең күпмегә кыйммәтләнгәнен әйткәннәр

Республикада таксида йөрү бәясе бер ел эчендә чакрымына 22 процентка арткан. Бу хакта “Татар-информ” Росстат мәгълүматлары нигезендә яза.

Узган елның декабрендә төбәгебездә таксида бер чакрым юл бару хакы 32,7 сумга җиткән. 2022 елның декабрендә исә бу 25,9 сум тәшкил иткән. Шул рәвешле Татарстанда такси хезмәте дүрттән бер өлешкә кыйммәтләнгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: узган елда такси хезмәте бәясе алдагы еллардагы (2020 елдан башлап) белән чагыштырганда иң күпкә арткан.


Фикер өстәү