Рөстәм Миңнеханов Казаннан район үзәгенә күченеп кайткан табиб турында ролик урнаштырган

Рөстәм Миңнеханов төшергән видеоның төп герое – Питрәч районында акушер-гинеколог булып эшләүче хатын-кыз.

Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында Казаннан район үзәгенә күченеп кайткан табиб турында ролик урнаштырган. Рәис искәртеп үткәнчә, Татарстанда “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысасында 8 федераль программа тормышка ашырылып килә. Шуларның берсе кадрлар белән тәэмин итүгә бәйле. Әйтик, соңгы берничә елда “Земский доктор/фельдшер” программасы буенча Питрәч районына гына да 45 табиб һәм 5 “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры җәлеп ителгән. Шундыйларның берсе – Казаннан район үзәгенә кайткан акушер-гинеколог Алла Ибраһимова, дип язган Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү