Украина Белгородка ракеталар белән аткан: һәлак булучылар һәм яраланучылар бар

Бер снаряд супермаркетка эләккән: аның ишеге җимерелгән, тәрәзәләре ватылган.

Украина кораллы көчләре бүген Белгородка ракета һөҗүме ясаган. Шул сәбәпле шәһәрнең бер сәүдә үзәге өлешчә җимерелгән. “RT” басмасы үзенең телеграм- каналында фаҗига булган урыннан видеолар урнаштырган. Шулай ук Белгород пабликларында да бик күп фото һәм видеолар пәйда булган.

Мәктәп стадионыны да ракета һөҗүменә эләгүе турында хәбәр ителә. Фото- видеоларда мәйданчык янында “Ашыгыч ярдәм” машиналары һәм полиция хезмәткәрләре күренә.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны турында әлегә рәсми мәгълүмат юк. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, 9 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак булган.
ТАСС хәбәр иткәнчә, “Ашыгыч ярдәм” машиналары зыян күрүчеләрне хастаханәләргә озата.


Фикер өстәү