Күпкатлы йортта подъезд шартлаган

Белгород шәһәрендә Украина һөҗүме нәтиҗәсенде күп катлы йортның подъезды җимерелгән, дип хәбәр итте төбәк башлыгы Вячеслав Гладков.

«Белгород шәһәре һәм Белгород районы ВСУ тарафыннан утка тотылды. Харьков тавында снарядның турыдан-туры эләгүе нәтиҗәсендә күпфатирлы торак йортка унынчы каттан беренче катка кадәр бөтен подъезд ишелде», — дип язган ул.

Губернатор һәлакәт урынына чыккан.

 

Җимерелү нәтиҗәсендә тугыз кеше зыян күргән, дип хәбәр итте РИА Новости агентылыгына ашыгыч хезмәтләр вәкиле. Хәзер халыкны эвакуацияләү уздырыла.

Фаҗига урынында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар эшли, аерым алганда, белгечләр хәрабәләрне тикшерә. Җимерекләр астында кешеләр булу-булмавы ачыклана.

 


Фикер өстәү