Башлангыч мәгълүматларга караганда, өч кеше зыян күргән.
Гадәттән тыш хәл бүген иртән Белгород өлкәсенең Краснояружск районында Высокий хуторы тирәсендәрәк булган. Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, “тыныч” кешеләр утырган машина минага эләгеп шартлаган.
Фаҗигадә өч кеше зыян күргән. Бер ир-атның аягы өзелгән, икенчесенең баш миенә зыян килгән.
Һәлакәтләр медицинасы бригадасы медиклары зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткән. Тагын бер ир-атның баш мие селкенгән. Ул Краснояружск районы үзәк хастаханәсенә озатылган.