Татарстанның ел спортчылары билгеле. Араларында көрәшче егет тә бар

Бүген Татарстан Спорт министрлыгы 2023 елның иң яшы спортчыларын игълан итте. Спорт өлкәсендә дәүләт органы оешуга 100 ел тулу уңаеннан узган тантаналы чарада Олимпия төрләре буенча “Ел спортчысы” дип Даниел Маринов (спорт гимнастикасы) һәм Софья Дьякова (йөзү) танылдылар.

Олимпия Уеннары программасына кермәгән төрләрдә иң яхшылар булып самбо буенча дөнья чемпионы Ксения Задворнова һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы Илнар Закиров танылдылар. Илнар Закиров әле күптән түгел генә көрәш буенча Татарстан Чемпионатында 65 килолы егетләр арасында батыр исемен яулады.

Мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында Анастасия Огнева (спринтер) һәм Иван Пакинны (озынлыкка сикерү) бүләкләделәр.

Тантанада Татарстанда спортны үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләрне дә зурладылар. Танылган көрәшче, остаз, “Ак барс” көрәш сарае директорының беренче урынбасары Фәрит Шәйхетдинов “Россиянең атказанган тренеры” исеменә лаек булды. Әлеге мәртәбәле исемне аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.


Фикер өстәү