Бикүлегә кайтмау икеле

 Нурлат районының Бикүле авылы безне Татарстан әләме сурәте төшерелгән баганалары, «Иң үрнәк йорт» дигән язулары белән каршы алды. «Кунак йорты»на кадәр бар монда. Республикада беренчеләрдән булып үзара салым акчасына трактор алганнар. Гобәйдулиннар йортында хәтта үзйөрешле комбайнга кадәр саклана. Читтән гади генә булып тоелса да, урамнарыннан Бикүленең яңалыкка омтылуы күренә.

Сулыш яңарту

Бикүледә 225 йорт исәпләнә, шуның 189ында гына яшиләр. 453 кешесе бар. Узган ел 6 бала туса, быел – 3. Кайбер өйләрдә яшәмәсәләр да, ташландык җирләр юк. Бер генә йорт ябык. Шуңа да карамастан, барысы да бакчасына бәрәңгесен, яшелчәсен утырта.

Клубы, мәктәбе, кибете бар. Заманасында өч мәчете булган. 2010 елда кышын көчле җил чыгып, соңгы гыйбадәт йорты янып беткән. Тагын өч  елдан ике катлы итеп яңасын төзегәннәр.

Узган ел Бикүле авылы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасында катнашып, грант откан. Шул акчага ял итү паркы төзеп, сәхнә куйганнар. Бәйрәмнәрдә тәмле ризыклар пешерү өчен миченә кадәр бар. Киләсе елга стадион ясамакчылар. Яңа ел чыршысын да шунда бизиләр икән. Моңа кадәр Бикүле авылы чыршы бизәү буенча районда ике ел рәттән беренче урынны алган. Авылда иң матур, үрнәк йортларны да билгеләгәннәр. Әнә Фәнүзә Сәлахова хуҗалыгы «Иң үрнәк йорт» дип табылган. Бакчасында 70тән артык төрле чәчәк үстерә икән. Чәчәкләр бәйгесендә беренче урынны яулаган.

Ә «Кунак йорты» кем өчен? Әллә монда туристларны җәлеп итмәкчеләрме? 2017 елда фермер Илшат Зәйнуллин, авылга кайтып, ташландык йортны алып, сарай төзегән. Анда 50 баш сыер тота. Ә кунак йортын эшчеләргә, туганнарына ял итү өчен салган ул. Бассейны да бар. Мал караучылар өйләренә юынып, ял итеп кайтып китә икән.

Бикле капкалар

– Соңгы ике елда авылга яшьләрнең, күпбалалы гаиләләрнең кайтуы күзәтелә. Берсенең алты баласы бар, тагын бер гаилә августта кайтты. 6 нчы сыйныф җитәкчесе: «Сыйныфымда барысы да – шәһәр баласы», – ди. Татар мәктәбе булса да, читтән кайтучылар аңласын өчен, русча сөйләшергә тырышалар. Хәзер авыл баласы болай да русча сөйләшә бит. Бер караганда, Нурлатка да якын тормыйбыз инде. Тугызъеллык мәктәп шулар хисабына яши әле, – ди Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.

Күршегә йөрү гадәте һәр урамда төрлечә. Ленин, Тыныч урамнарында яшәүчеләр каз йолку яки башка күмәк эшләрне бергәләп башкара. Бу урында Алсу Шакирова: «Авыл картая. Үземнең урамда кыш көне җәяү чыгып китсәң, бер эз дә күренми. Капкаларны биклиләр. Бу үз эчеңә бикләнүдән дә түгел. Мошенниклар йөргәч, үзебез дә бикләргә кушабыз. Күптән түгел районда берәү кыргалдарларга 2 миллион сумга якын акчасын күчергән. Шуңа күрә сак булыгыз дип кисәтәбез», – ди башлык.

Авыл үз хезмәте белән яши. Җирләрне Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгы эшкәртә икән. Халыкның пай җирләре барысы да – арендада. Юллар чистартумы, күпер салу, күл казытумы – барысын да үзидарә  башкара. Авылның төзеклеген сакларга үзара салым акчасы да булыша. Быел кеше башыннан 2500әр сум җыйганнар. Киләсе елда 3 мең итмәкчеләр. Бирмим, дип киреләнүче юк, чөнки башкарган эшләре – күз алдында. 2017 елда шушы акчага трактор сатып алганнар. Таксистларның эшкә барасы бар дип, юлларны сәгать 5тә үк ачалар икән. Җирлек башлыгы әлеге вазыйфада –3 ел. Авылда очраган һәркем аңа тырышлыгы өчен рәхмәт укый.

Комбайн – әтисе истәлеге

Фәния һәм Шамил Гобәйдуллиннар биш ел элек туган нигезләренә күченеп кайткан. Балалары шәһәрдә яши. Гаилә башлыгы гомер буе Нурлат шәһәрендәге оешмада ташчы, нефть бораулаучы булып эшләгән.  Хәзер инде икесе дә – лаеклы ялда.

Фәния ханым – Иглай авылыннан. Мәрхүм каенанасы Мәрзия: «Кайтмасагыз, йортны дача итеп булса да тотарсыз, нигезне ташламагыз», – дигән. Аның васыятен истә тотып, төп йортка кайткан алар. «Үтәмичә ярамый, әни шулай кушты», – ди хуҗабикә, кырт кисеп. Бар җирне яңартып, матур гына яшәп яталар. Фәния апа җәй көне чәчәкләр үстерә. Шамил абыйның шөгыле – мич чыгару. 18 яшеннән үк белә ул бу эшне. Чирмешән буена барып, үзле балчык иләп алып кайта. Сыйфатлы булсын дип тырышуы. Кемгәдер мичнең – шашлык, пицца, кемгәдер ипи пешерә торганы кирәк. Авыл паркындагы мич – аның хезмәте. Шамил абый буш вакытында әтисеннән калган «Таганрог» тракторын иярли. Аның белән авылдашларына черемә, балчык ташый. Үзйөрешле комбайн дип йөртәләр аны. Авылда гына түгел, хәзер республикада да юктыр ул. 1969 елгы техника булса да, үз эшен яхшы башкара икән.

Кичке ял

Алсу Шакирова – авыл урамнарына гармун моңнарын кайтаручы, әби-бабайларның күңелен җилкендерүче дә әле. «Җәйге капка төбе» проектын башлап җибәргән алар. «Бикүле пятачогы» дип йөртәләр аны. Һәр атна саен авылның бер урамында мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп кич утыруны оештырганнар. Күршеләр, җыелышып, кызыклы хәлләрне искә төшерә. Гармунын тартып җырлый, бии. Хуҗалар, ишегалдын бизәп, табын корып, кайнар чәй, коймак белән сыйлый. Үз күңелеңне күтәрмәсәң, тагын кем күтәрсен? Менә шулай күңел ача да белә бикүлеләр.


Фикер өстәү