Сәхнәдәге көзге яки «Ситса туй»дан соң уйланулар

Бу тамашага билетларны тиз генә алам димә. Быелга сатылып беткән, киләсе елның февраленә генә 5-6 урын калган. Зал тутырып кеше җыя алган «Ситса туй»ны барып күрү теләгем зур булса да, билетсызлык туктаты. Шөкер, керәсе ризык тешеңне сындырып керә дигән төсле, насыйп булган әйбер дә көтмәгәндә килеп чыга икән.

Сагындырып кына Австралиядән дустым кайтты. Аның һәр көне алдан тәгаенләнгән. Планында театрга бару да бар. Кулында ике билет булгач, мине дә ияртте. Залда буш бер урын да юк. Әнә, Салават абый да оныгын ияртеп килгән. Таныш кешеләр аз түгел. Күбесе парлап килгән. “Ситса туй”га безнең кебек ялгыз йөрмиләрдер инде.
Башланып китүеннән рәхәт хисләр күңелне генә түгел, залны биләде. Комедиянең җиңел булуы, күңелгә үтеп керү һәм шул ук вакытта ардырмыйча, кәефне күтәрүе дә ошады. Сәхнәдә – тормыш. Безнеке! Берәүләр авыз ерып көлеп утыра, икенчеләр үзен танып уйга кала. “Ситса туй”ны карамаган булсагыз, сюжеты болайрак: дүрт гаилә өйләнешеп бер ел узгач, аерылышырга карар кыла. ЗАГС хезмәткәре аларга 1 ай вакыт бирә. Дүрт гаиләнең өчесе сакланып кала, берсе таркала.
Бер-берләренә булган хисләрне җырлап кына аңлаталар монда. Гаиләгә, яратуга, хыянәткә туры килә торган җырларын да белеп кенә сайлаганнар. Җыр булган җирдә, спектакль каравы да җиңелрәк. Ә ныклап уйлансаң, дүрт гаилә мисалында барыбызның язмышы җәелеп ята кебек. Әнә авыл председателенең кызы комбайнчы малаена кияүгә чыгып, аны әтисе төсле акча эшләр дип уйлый. Ә ире полиция хезмәткәре. Каян килсен инде аңа предныкы кебек акча?! Икенче гаиләдә ире башы белән эшкә чумган, ә хатыны төрек кинолары карап хисләнә. Өченчесендә үзеннең бай икәнен сиздермәгән егет тә хатынын сынап карый кебек. Аның хатынын да яраттым мин. Акчаны әрәм итмәү, булдырып яшәү яклы. Ахырдан ир аңа чын дөресен әйтеп бирә. Эшмәкәр икән. Алар да җайланалар. Дүртенчә пар: ире укытучы, хатыны җитәкче булып эшли. Хатынның ирдә гаме юк. Йә арып кайта, йә соңга кала. Айварны уйнаучы артистка һәм бу рольне уйлап чыгарган режиссерга рәхмәтле булдым. Вәт, ичмаса мужик! Үзен мыскыл иттереп тормый!
Күпләр сәхнәдә үзен тапты дигән идем бит әле. Янымда утыручы ике ханым да шундыйлар иде. 3 сәгатьтән артык ирләрен сүктеләр. Берсенең аерылышасы килә икән. Икенчесе, бу яшьтә ирсез нишләмәкче буласың дип тә әйтеп куя. Пышылдап та сөйләшмиләр болар. Кайбер геройларда ирләрен күреп, нәкъ Мансур инде дип тә алалар. Икенчесе Рамиленә охшата. Гел начар сыйфатларны күреп утыра болар. Тәнәфескә чыксам, әллә ничә таныш очрады. “Кызый, үз гаиләбезне танып утырам”,– ди берсе. Икенчесе дә шулай ди. Баксаң, бер ел дигәндә берсе аерылышрга дип йөргән, икенчесе авырлы булгач, сабыр иткән икән. Ә мин исә, болар арасыннан үз гаиләмне эзләмәдем дә, охшаш җирен дә тапмадым. Кеше язмышлары бит болар дип утырдым. Хәер, язмышларны кайчак үзебез язабыз кебек. Әнә тәнәфескә чыккан күпме кеше театр бинасында “кәефен” күтәрде. Гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт, ярату кебек хисләр янәшәсендә, монысы кирәк түгел иде кебек. Кая барсам да, эчкән кешеләрне яратмыйча кайтам. Шау-шудан онытылып ял иткән чистарган күңелләрне тапландыра да куя инде бу күренеш!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү