Мидхәт Шаһиәхмәтов: Былтыр Татарстанда төбәк продукты 4,1 триллион сум тәшкил итте

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда тулаем төбәк продукты 4,1 триллион сум тәшкил иткән. Бу хакта икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Башкалада Икътисад министрлыгы коллегиясе узды.

Министр әйтүенчә, барлык чикләүләр, санкцияләр, кадрлар дефициты, кредит-акча сәясәтен катгыйландыруга да карамастан, Татарстан предприятиеләре үсүен дәвам иттерә.

– Моңа кадәр тупланган ныклык запасы, кече һәм урта предприятиеләрнең өзлексез эше, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының үзара килешеп эшләве һәм дәүләт ярдәм чараларын тормышка ашыру бәрабәренә 2023 елда республикада тулаем төбәк продукты күрсәткече 4 триллион сумлык чикне узып китте, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аның әйтүенчә, төп капиталга инвестицияләр күләме былтыр 1 триллион сумнан да артып киткән. Төзелеш эшләре күләме 15 процентка үсеп, 708 миллиард сумга җиткән. Ваклап сату күләме дә 11 процентка арткан. Былтыр ул 1,4 триллион сум тәшкил иткән.


Фикер өстәү