«Әгъзамов укулары» конференциясендә катнашучылар саны арткан

Бүген Татарстан Журналистлар берлегендә «Әгъзамов укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланды. Әлеге традицион чара ел саен Казан федераль университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап үткәрелә.

Быел да укытучылар, магистрлар, аспирантлар, студентлар һәм килгән кунаклар конференция башланыр алдыннан гадәттәгечә Журналистлар берлеге музеена сәяхәт кылды.

Яшь буын студентлар Флорид Әгъзамов биографиясе һәм иҗаты белән танышкан арада, тәҗрибәле журналистлар, укытучылар исә уку елларын сагынды. «Искиткеч кеше иде», – дип искә алучылар шактый иде Флорид әфәндене.

Әлеге чараны гадәттәгечә Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбе, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин сәламләү сүзе белән башлады.

— Узган ел 80 доклад тәкъдим ителгән иде, быел исә – 110. Бу безнең конференциягә карата кызыксыну һәм игътибар артуын раслый торган күрсәткеч. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сургут, Тамбов университетларыннан докладлар кабул ителде. Кытай, Гыйрак, Казахстаннан да катнашучылар бар, – диде ул.

Алга таба Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкиле, мәгълүмат сәясәте департаменты җитәкчесе Елена Әгъзамова Флорид Әгъзамов исемендәге премия быел йә киләсе елга яңадан торгызылыр дип ышанычын белдерде.

«Әлеге премия 2007 елда гамәлгә куелган иде инде. Аны кире кайтару турында мин «Татмедиа» җитәкчелеге белән сөйләштем – алар хуплады. Быел премия яңадан торгызылыр, дип ышанам», – диде ул.

Моңа өстәп, Елена Әгъзамова Флорид Әгъзамовның килене буларак Журналистлар берлеге музеена аның шәхси фотоларын, үз куллары белән язган белешмәне дә бүләк итте.
Конференциянең үзенчәлеге шунда ки, материалларның барысын да 2024 елгы «Әгъзамов укулары» җыентыгында күреп булачак.

Диана КАРПОВА, КФУ студенты


Фикер өстәү