Татарстанда 294 мең үзмәшгуль бар

Агымдагы елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 293, 9 мең үзмәшгуль теркәлгән. 2023 ел башы белән чагыштырганда, үзмәшгульләр саны 69 мең кешегә диярлек арткан. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы коллегиясендә хәбәр иттеләр.

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, республикада кече һәм урта эшкуарлыкка булышу йөзеннән киңколачлы ярдәм чаралары тормышка ашырыла.

– Узган ел дәвамында гына да кече һәм урта эшкуарлыкка 87 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелде, – диде министр.

2024 елның 1 гыйнварына Татарстанда 172,5 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Тармакта 612 меңгә якын кеше эшли. 2023 ел башы белән чагыштырганда, бу – якынча 30 мең кешегә күбрәк.


Фикер өстәү