Татарстан Рәисе «Союзмультфильм» киностудиясенең башлыгы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов М.Горький исемендәге «Союзмультфильм» киностудиясенең генераль директоры, Директорлар советы рәисе Юлиана Слащева белән  очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында яклар Казанда «Союзмультпарк» мультимедия үзәгенең алга таба үсеше, шулай ук Татарстанның «Союзмультфильм» белән хезмәттәшлегенең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, «Союзмультпарк» үзәге 2021 елда «Ак Барс Арена»да ачылды. Ул кунакларны анимация дөньясы белән таныштыра, шулай ук Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте турында сөйли. Бүген «Союзмультпарк»ка 12 интерактив аттракцион, анимация мәктәбе, шулай ук мастер-класслар өчен мәйданчыклар керә. 2023 елның февралендә биредә музей киңлеге ачылды, анда Ватан мультипликациясе үсешенең төп этаплары белән танышырга мөмкин.

2023 елда яңа киңлеккә 58,6 меңнән артык кунак килгән, 8 мең мастер-класс үткәрелгән. «Союзмультпарк»ның бөтен эш чорында (2021 елдан) аны 130 меңгә якын кеше караган.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.


Фикер өстәү