Рөстәм Миңнеханов: «Киләчәк уеннары» — безнең башкала өчен зур җаваплылык зонасы

«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры уздырылган чорда һәр мәйданчыкта барлык оештыручыларның һәм хезмәтләрнең җайга салынган эшен тәэмин итү мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Киләчәк уеннары Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр 21 инновацион дисциплина буенча узачак. Бүгенге көндә шәһәргә 600дән артык кунак килгән инде. Турнирда 100дән артык илдән 282 халыкара команда, 2 меңнән артык спортчы катнашачак. Шулай ук дәрәҗәле кунаклар буларак дәүләт башлыкларының килүе көтелә.

«Иң мөһиме — массакүләм чаралар уздырыла торган урыннарда иминлекне, гомумән, җәмәгать тәртибен тәэмин итү. Безнең башкала өчен зур җаваплылык зонасы. Бу, беренче чиратта, шәһәр юлларын, урамнарны, җәяүлеләр зоналарын сыйфатлы рәвештә тоту. Кунакларга башкалабызны карарга, истәлекле урыннарга барырга кызыклы. Шуңа күрә шәһәр инфраструктурасы, җәмәгать транспорты, кунакчыллык һәм сервис объектлары — барысы да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү