Владимир Путин чыгышы белән Татарстанга бәйле генерал-майорга чираттагы звание биргән

Россия Президенты Владимир Путин көч структураларының югары дәрәҗәдәге җитәкчеләренә чираттагы званиеләр биргән. Исемлектә Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы Павел Серов та бар. “БИЗНЕС Online” язганча, Серов полиция генерал-майоры званиесен алган.

Ул 2023 елның мартында ведомство җитәкчесе итеп билгеләнгән. Моңа кадәр Татарстанда эшләгән. 1988 елда Казан югары ракета гаскәрләре училищесын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген патруль-пост хезмәткәре буларак башлап җибәргән, ә 1993 елдан оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсендә опер булып эшләгән.

2012 елда Татарстанның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе вазыйфасына билгеләнгән. 2017 елда оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары булган.


Фикер өстәү