Владимир Путин Серб Республикасы Президентына рәхмәт белдерде

Россия лидеры Владимир Путин Серб Республикасы Президенты Милорад Додикка Россия белән дустанә мөнәсәбәтләре өчен, шулай ук Мәскәү башлангычларында, шул исәптән “Үлемсез полк” чарасында катнашкан өчен рәхмәт белдергән.

“Республикадагы вазгыятьнең җиңел түгеллеген беләбез. Россия белән даими мөнәсәбәтләрне саклавыгыз, күп кенә башлангычларыбызны, шулай ук, минемчә, нацизм корбаннары истәлегенә бәйле изге чараны хуплавыгыз өчен Сезгә рәхмәтлебез. Сез “Үлемсез полк” чарасында шәхсән катнашып киләсез”, – дигән дәүләт башлыгы.
Владимир Путин Серб Республикасы белән мөнәсәбәтләр кысасында алга таба да бик күп эшләр башкарылачагына ышаныч белдергән.

“Серб Республикасы белән үзара мөнәсәбәтләребез инде күптән урнашты. Алар – чын мәгънәсендә яңаны булдыру характерында. Без башкарылган эшләребезгә бик шатбыз һәм әле тагын да күбрәк эшләячәгебезгә өметләнәбез”, – дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы.

Россия Президенты кунакка “Киләчәк уеннары” Халыкара мультиспорт ярышларын ачуда катнашуга килүе өчен дә рәхмәт белдергән.


Фикер өстәү