Путин Россиядә FIFAга охшаш уен булдыру мәсьәләсен карарга вәгъдә иткән

Россия Президенты Владимир Путин Казанда “Газпром” башлыгы Алексей Миллер белән Россиядә FIFAга охшаш футбол симуляторын булдыру турында сөйләшергә вәгъдә иткән. Бу хакта аннан футболчы Андрей Аршавин сораган, дип яза Кремльнең матбугат хезмәте.

Ярышларны ачу тантанасыннан соң вице-премьер Дмитрий Чернышенко Владимир Путинга һәм БДБ илләре президентларына ярышларны үткәрү урыннарын күрсәткән. Дәүләт башлыклары футбол зонасы белән танышканда, Аршавин Россиядә футбол симуляторын булдыруны, анда Россия җыелма командасы өчен генә түгел, башка командалар өчен дә уйнау мөмкинлеген күздә тотуны тәкъдим иткән.

“Чит илләрдә мондый әйбер юк әле. Бу футболга кызыксынуны саклап калыр дип уйлыйм, чөнки хәзер балалар компьютерда бик күп уйный, виртуаль дөньяда яши”, – дигән атаклы футболчы. Шул ук вакытта ул бу мәсьәләне хәл кылуда “Газпром” башлыгының ярдәмгә килә алуын билгеләп үткән.
Путин, яхшы, Миллер белән сөйләшермен, дип, тәкъдим белән килешкән.

Исегезгә төшерәбез: ЕА корпорациясе (Американың компьютер уеннарын чыгару һәм тарату белән шөгыльләнүче корпорациясе) 2022 елның апрелендә Россиянең кайбер футбол клубларын FIFAдан (халыкара футбол федерациясе) чыгарган. Моннан тыш компания Россия командаларына бәйле атрибутиканы үзгәрткән һәм стадионны Россия флагы төсләрендә бизәү мөмкинлеген юкка чыгарган.


Фикер өстәү