Путин Казанда узган БДБ илләре Уеннары спорт календаренда мөһим вакыйга булды дип белдергән

2021 елда Казанда узган беренче БДБ илләре Уеннары бүген үз географиясен киңәйтте һәм яңа дәрәҗәгә чыкты. Хәзер бу – Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге спортчылары тормышында мөһим вакыйга. Россия Президенты Владимир Путин Беларусьта уза торган II БДБ илләре Уеннарында катнашучылар һәм оештыручыларга юллаган сәламләү сүзендә шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«2021 елда Россия инициативасы белән оештырылган беренче БДБ илләре Уеннарының уңышлы узуы, һәрьяклап теләктәшлек табуы, Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлегенең спорт календаренда мөһим вакыйгага әверелүе куандыра», – диелә Кремль сайтында урнаштырылган сәламләү сүзендә.

Икенче уеннар тагын да масштаблырак булды – анда меңләгән катнашучы, аларның тренерлары, остазлары һәм җанатарлар җыелды, дип өстәде Президент һәм моның спортчыларга лаеклы көндәшләр белән лидерлык өчен көрәштә яхшы мөмкинлек булуын искәртте.

II БДБ илләре Уеннары халыкара гуманитар хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим роль уйнаячак, спорт һәм актив яшәү рәвешен популярлаштыруда ярдәм итәчәк, диде дәүләт башлыгы һәм спортчыларга яңа казанышлар теләде.

Искәртеп үтәбез, I БДБ илләре Уеннары Казанда 2021 елның 4-11 сентябрендә узды. Анда Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлегенең тугыз иленнән килгән атлетлар катнашты.

 


Фикер өстәү