Путинга һәм БДБ илләре башлыкларына кичке ашка өчпочмак тәкъдим иткәннәр

Казанда тантаналы кичке ашка Россия Президенты Владимир Путинга, шулай ук БДБнең биш иле башлыгы – Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев, Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиёев, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон һәм Кыргызстан Президенты Садыр Җапаровка яшелчә белән бәрән сыйрагы ите, краб һәм авокадо белән форель балыгыннан тартар (балык кабымлыгы), бәрәңге кремы (боламыкка йомшак сыр өстәп ясала), ташкабак һәм чуртан уылдыгы белән судак балыгы тәкъдим ителгән. Бу хакта “БИЗНЕС Online” “Пул Первого” телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.

Моннан тыш табынга диңгез продуктларыннан кокиль (жульен кебек әзерләнелә, гөмбә урынына диңгез ризыклары кулланыла), каклаган каз белән кабактан аш-пюре, кара миләштән ширбәт, ванильле туңдырма белән алма бәлеше һәм татар халкының тәм-томнары куелган.
“Пул Первого” фотосында һәрбер өстәлдә өчпочмаклы тәлинкә дә күрергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: кичә кичен “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә “Киләчәк уеннары”н ачу тантанасы узды. Анда БДБнең алты иле башлыгы катнашты.


Фикер өстәү