Владимир Путин: «Киләчәк уеннары» – дөньякүләм спорт гаиләсенә бүләк ул»

Конфуций, Софья Ковалевская һәм Никола Тесла дәрес әзерләргә ярдәм итәчәк, шәһәрләр буенча аэротакси йөреячәк, Ай белән Җир шары арасын лифт тоташтырачак. Юк ла, ниндидер уйдырма фильм эчтәлеген сөйләвебез түгел. Якын киләчәккә якты фаразлар бу. Татарстан башкаласында узган «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының ачылыш тантанасында тамашачылар киләчәк иленә сәяхәт кылды.

Дөнья спортына бүләк

Мәгълүм булганча, ачылыш тантанасына Россия Президенты Владимир Путин һәм дөньякүләм сәяси лидерлар, танылган спортчылар килде. Катнашучыларны дәүләт башлыгы сәламләде.

– Традицияләр һәм заманчалык, физик сәләтләр һәм акыл, спорт һәм технологияләр, фән һәм мәгърифәт бердәмлеге. Болар барысы да кешегә һәрьяклы үсеш өчен һәм тиз үзгәрүчән, ирекле, күпкырлы дөньяда уңыш казану өчен бик кирәк. Спортның классик төрләрен һәм киберспортны берләштерү тәкъдиме нәкъ Россиядә туды, – диде Россия Президенты. – Безнең илебез дөньяның әйдәп баручы спорт державаларының берсе булып кала бирә. Без һәрвакыт спортны һәм аның югары гуманистик идеяләрен алга чыгару өчен чыгыш ясадык. «Киләчәк уеннары» – дөньякүләм спорт гаиләсенә бүләк ул.

Владимир Путин күп кенә халыкара чараларны кабул иткән һәм җиренә җиткереп оештыра белгән Казанга аерым рәхмәтен дә белдерде.

– Без зур спорт чараларын югары дәрәҗәдә оештырган Казан белән горурланабыз. Ярышларның күбесе нәкъ менә биредә, Казанда узды, – диде Россия Президенты. – Бу шәһәр, Татарстанның үзе кебек үк, «Киләчәк уеннары»ның эчтәлегенә, рухына бик туры килә. Үзенчәлекле, күпмилләтле, төрле халыкларның мәдәниятенә бай, ата-бабаларның мирасын кадерләп саклый, шул ук вакытта һәрвакыт яңалыкка ачык, кыю рәвештә иң катлаулы проектларга алына ул.

Ярышларга хәер-фатыйха биргәннән соң, сүзне башка сәяси лидерларга да бирделәр. Әйтик, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко: «Алга, киләчәккә!» – дип, сүзен кыска тотты. Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан Президентлары да үз телләрендә изге теләкләрен әйтте. Сүз уңаеннан, киләсе Уеннарны кайда уздыру турында дип баш ватасы да юк: Казахстан һәм Үзбәкстан лидерлары 2025 һәм 2026 елларда ярышларны үзләрендә кабул итәргә әзер булуларын белдерде.

Алда ни көтә?

Киләчәк турында бәян иткән ачылыш тантанасының төп мәгънәсе шул: бик тиздән санлы дөнья белән чынбарлык арасында чик югалачак (хәер, ул инде бүген дә юк диярлек). Замана мөмкинлекләре илләрне һәм шәһәрләрне уңайлырак, яхшырак, сыйфатлырак, матуррак итәргә булышкан, һәр өлкәгә яңалык алып килгән.

Әйтик, якын киләчәктә санлы китапханә барлыкка килмәгәе. Математика һәм физикадан өйгә эшне ничек эшләргә дип баш ватасы да булмас әле: укучыларга Никола Тесла, Софья Ковалевская үзләре үк ярдәмгә киләчәк!

Шәһәр эчендә зур тизлекле аэротаксилар, мизгел эчендә каланың бер башыннан икенче башына йөртүче транспорт та барлыкка килмәгәе. Шулай итеп, кеше кадерле вакытын «тимер ат»ларны көтеп утырыр өчен түгел, үзен камилләштерүгә сарыф итәчәк.

Микротузансуырткыч, баш миен тикшерүче махсус җайланмалар – болары медицина казанышлары. Дөнья океанын өйрәнү, су энергиясен мәгълүмат эшкәртү үзәкләре өчен файдалану – болары да киләчәк алгарышы.

Миллилек эзләгән җаныбызга да азык таптык. Ачылышта, аз булса да, татарлыкка да урын бирелгән иде. Әйтик, тантана башланыр алдыннан алып баручылар залга җыелган кунакларны Тукай телендә сәламләде, татарча сүзләр өйрәтеп карады. Катнашучы илләр парадын (107 ил!) исә тулысынча татар көйләренә («Каз канаты», «Ак калфагым төшердем кулдан» һ.б.) тезмә бизәде.

 БУ КЫЗЫК!

* «Киләчәк уеннары»н оештыруга 5,2 млрд сум акча тотылган.

* Ачылыш тантанасын Игорь Крутой командасы әзерләгән.

* Ачылыш тантанасы 9 тематик өлешкә бүленгән иде.

* Ачылыш тантанасында дәүләт гимнын Эльмира Кәлимуллина һәм Дима Билан башкарды. «Киләчәк уеннары» гимнын исә Ваня Дмитриенко һәм ди-джей Smash тәкъдим итте.

* «Казан Экспо»да 3 мартка кадәр «Киләчәк шәһәре» эшли. Анда керү бушлай. Биредә киләчәккә якынайта торган кызыклы проектлар белән танышырга, чараларда катнашырга мөмкин.

 


Фикер өстәү