Татарстанда мәктәп укучысы хәрбиләргә 3 меңнән артык консерв банкасы җыйган

Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучылары һәм әти-әниләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чарасы оештырган. Алар «Навигатор успеха» үзәгенә 4 меңгә якын (узган елны 7мең) консерв банкасы, 848 ир-ат носкилары, азык-төлек, медицина кирәк-яраклары, 80гә якын хат, открыткалар тапшырганнар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

9нчы сыйныф укучысы Таңсылу Ганиева үзе генә дә 3200 консерв банкасы җыйган. Гуманитар ярдәм җыя башланганнан бирле барлыгы шәһәребезнең яшь активисты 7 мең банка җыйган.

«Моның өчен йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, подъездларга тартмалар куеп чыктык. Туганнар да ярдәм итте. Кафе, ашханәләрне дә йөреп җыйдык. Аеруча «Жемчужина» санаториясенә рәхмәт. Күпчелек консерв банкаларны шуннан алдык. Аларны өйгә алып кайтып, калай кырыйлары кулны кисмәсен өчен чүки идек», — дип сөйли Таңсылуның әнисе Резидә Ганиева.

Үзәк җитәкчеләре Ольга Айдимирова, Илгиз Сәгыйдуллин актив укучыга Рәхмәт хаты тапшырган.

 


Фикер өстәү