Владимир Путин Казанда «СИБУР Холдинг»ның яңа үзәген төзи башлау тантанасында катнашты

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша  «СИБУР Холдинг»ның фәнни тикшеренүләр һәм технологияләрне масштаблаштыру үзәген төзи башлау тантанасында катнашты. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Рәисе һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Казанда фәнни-тикшеренү һәм масштаблаштыру үзәген булдыру проекты икътисадның төп тармаклары өчен яңа технологияләрне һәм перспективалы продуктларны үстерүгә, индустриянең тотрыклылыгын һәм аның технологик бәйсезлеген арттыруга юнәлдерелгән. СИБУР идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов хәбәр иткәнчә, яңа объект СИБУРның тугыз фәнни үзәгенең эшен берләштерәчәк, алар катализ, биоматериаллар, махсус пластиклар, инженерлык, төзелеш материалларына бәйле эшләнмәләр белән шөгыльләнәләр. «Ул тулы технологияле суверенитет булдыру буенча эшне дәвам итүгә хезмәт итәчәк — фәнни яктан да, технологик яктан да, ул безнең төп база процессларын якларга тиеш булачак», — дип хәбәр итте ул.

Үзәк 18 мең кв. м. мәйданлы ике корпустан торачак, шуларның 10 мең кв.метры лаборатория киңлекләре һәм сынау җайланмалары өчен бүлеп биреләчәк. Биналарны модульле оештыру бер үк вакытта параллель проектлар, шул исәптән фәнни һәм сәнәгать партнерлары белән берлектә эшләү өчен 30дан артык лабораторияне конфигурацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Яңа комплекста 300дән артык хезмәткәр эшләячәк. Үзәк төзелешен 2026 елда тәмамлау күздә тотыла.

Владимир Путин уңышлар теләде һәм яңа фәнни үзәк төзелешенә старт бирде.


Фикер өстәү