Путин «Ана капиталы» программасын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин «Ана капиталы» программасын ким дигәндә 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Федераль Җыенга Юлламасында әйтте.

Ул искәрткәнчә, хәзерге вакытта беренче бала туганда гаиләнең 630 мең сум күләмендә түләүгә хокукы бар. Ә икенче бала туганда тагын 200 мең сумга.

Путин сүзләренчә, «Ана капиталы»ның күләме даими рәвештә индексацияләнә. Бу программа илдә 2026 ел башына кадәр гамәлдә. Аны озайту бурычы куелды.


Фикер өстәү