Шикәрне алыштыра торган продуктның сәламәтлеккә бик зыянлы булуы турында кисәтәләр

Аны җитештерүчеләрнең кайберләре, продукт фәкать табигый компонентлардан гына тора, дигән булып, кулланучыларны алдарга мөмкин.

Хәзер, шикәрдән баш тартып, “сахарозаменитель”гә күчүчеләрне бик еш очратырга мөмкин. Әмма диетолог Кристина Плотникова “Лента. Ру” хәбәрчесенә белдергәнчә, сәламәтлеккә зыян салырга – ашказаны-эчәкләрдә көйсеәзлекләргә һәм хәтта инфаркт, инсультка да китерергә мөмкин бу.
Шикәр алыштыргычны җитештерүчеләрнең кайберләре, янәсе, продукт фәкать табигый компонентлардан гына тора, дигән булып, кулланучыларны алдарга мөмкин. Шул ук вакытта продуктның татлы тәм бирүче синтетик матдәләрдән торуы бар.
Шуңа күрә табиб шикәр алыштыргычны бик саклык белән генә сайлап алырга, яки, гомумән, аннан баш тартырга киңәш итә.


Фикер өстәү