Сыр күп ашауның зыяны булуын ачыклаганнар

Сырда файдалы матдәләр бик күп һәм ул организмына лактоза килешмәгән кешеләр өчен сөтне алыштырырга мөмкин. Әмма әлеге ризык белән артыгын мавыгырга ярамый, дигән табиб-диетолог, Санкт-Петербург дәүләт университетының медицина факультеты доценты Андрей Бобровский.

Сыр җитештерү процессында лактоза микъдары нык кими. Шуңа күрә ул организмы гадәти сөт ризыкларын күтәрә алмаучылар өчен әйбәт кенә продуктка әйләнергә мөмкин. Әмма файдасыннан бигрәк зыяны булмасын өчен, сырның сортын дөрес итеп сайлап алу мөһим. Каты, йомшак сыр, яки сыр продукты гына да булырга мөмкин бу, дигән Бобровский.
Табиб-диетолог сырны ни өчен азрак күләмдә кулланырга кирәклеген дә аңлатып үткән. “Сырның калориясе сөтнекенә караганда 3-5 тапкыр күбрәк. 100 грамм продукттагы аксымнары да 5-6 тапкыр артыграк булырга мөмкин. Әйе, сыр – аксымның әйбәт кенә чыганагы. Шул ук вакытта сырдагы май микъдары да – 10 тапкыр күбрәк. Күпчелек белгечләр, май цивилизация авыруларын – беренче чиратта йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара, дигән ныклы фикердә тора”, – дип билгеләп үткән Бобровский.
Табиб сыр яратучыларга, билгә май утырудан һәм башка проблемалардан котылу өчен, түбән калорияле сортларын яки каты сортларын сайлап алырга киңәш иткән. Ул шулай ук, тәмле булуы сәбәпле, сырны кайберәүләрнең туя белмичә ашавын һәм хәтта аңа бәйлелеккә төшүен билгеләп үткән. “Сырдан башка бер көн дә яши алмаучыларны шактый еш очратырга туры килә. Чыннан да, бик күпләр сөткә битараф, ә менә сыр яратмаучылар – аз”, – дигән табиб.


Фикер өстәү