Милли брендларыбыз бүген кемнәр кулында?

Халкыбызның милли кодлары – милли брендларыбыз бүген кемнәр кулында? Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев белән шул хакта сөйләштек.

 

ФӘРИТ УРАЗАЕВ

 

1. Татар казы

Күркәм йолабыз буенча, каз һәрвакыт затлы ризык, табын күрке булып саналган. Бүген Россиядә каз үрчетү – татар гаиләләре кулында. Хәзерге вакытта 25ләп эшмәкәребез бар, алар карамагындагы ана казлар саны – 250 меңнән артык. Киләчәктә татар казы токымын булдыру, рәсми рәвештә теркәү фикере дә бар.

 

 

Уңышка ирешкән эшмәкәрләр: 

Ирек Хәмәдишин (Мөслим районының Баек авылы). 16 мең ана каз тота, яшь казлар саны ел саен 150 меңгә җитә. Татарстан районнары һәм күрше төбәкләр белән эшли.

 

 

Равил Лотфуллин (Чувашия) 65 мең ана каз тота. Күрше төбәкләр һәм БДБ илләре белән эшли.

2. Татар аты

Безнең рәсми рәвештә теркәлгән татар токымлы атларыбыз бар. Гомумән, ат рухы – татарның аерылгысыз өлеше. Кызганыч, бүген «ат» дигәндә, халык күбрәк казылык, колбаса ясауны гына күз алдына китерә. Ләкин атка бәйле борынгы йолаларыбыз да бар бит әле. Шөкер, аларны халыкка кайтаручылар да бар. Гомумән, бүген бу юнәлештә 30лап эшмәкәр исәпләнә.

 

 

Уңышка ирешкән эшмәкәрләр: 

Фәрит Нәбиуллин (Лениногорск районының Карабаш авылы). Ат үрчетеп кенә калмый, борынгы йолаларны торгызу эше белән дә актив шөгыльләнә. Әйтик, «Аударыш», «Күк бүре» көрәшләрен оештыра.

 

 

Сәгыйтьҗан Идиятуллин (Башкортстан Республикасы). Мең баштан артык атлары бар. Сәгыйтьҗан әфәнде гаиләсе белән әтисенең эшен дәвам иттерә.

3. Татар балы

Умартачылык белән татар халкы элек-электән шөгыльләнгән. Бу кәсеп милләтебезне бал корты сыман бик тырыш булырга өйрәтә. Бүген республикабызда 12 мең кеше умарта асрый, алар кулында 108 мең оя исәпләнә. Ә Башкортстанга чыксак, бу санны унга тапкырларга кирәк.

 

 

Уңышка ирешкән эшмәкәрләр: 

Шәрәфетдиновлар гаиләсе (Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылы). Гаилә башлыгы Юлдаш әфәнде һәм аның улы нәсел эшен дәвам иттерә.

 

 

Раил Хисмәтуллин (Пермь крае). Ул нигез салган компания инде өч дистә елдан артык бал продукциясенең 200ләп төрен җитештерә һәм 20ләп илгә сата.

4. Бакчачылык

Бүген авылларыбызны саклыйбыз һәм үстерәбез дисәк, без бер күренешкә игътибар итәргә тиеш. Татарстанда 4 млн гектардан артык җир бар, шуның 450 мең гектары – авыл эчендәге җирләр. Бу – дөньяда иң кыйммәтле җирләр, чиста органика. Кызганыч, бүген алар буш ята. Экологик чиста, хәләл продукт – шулай ук татарның милли коды.

 

 

Уңышка ирешкән эшмәкәрләр: 

Альфред Хәйруллин (Чүпрәле). 197 гектар җирдә – алма агачлары, 8әр гектар җирдә – кура һәм җир җиләге (виктория), 30 гектар җирдә кара карлыган үстерә һәм Татарстан районнарына, күрше төбәкләргә сата.

 

 

Җәмил Дәүләтшин (Буа). Дәүләтшиннар гаиләсе 200 гектарда – алма агачлары, 15 гектарда – кура җиләге, 5 гектарда – җир җиләге (виктория) үстерә. Эшкәртүне дә (җиләк-җимеш продукцияләре җитештерү) башлап җибәргәннәр.

5. Тальян

Тальян гармунсыз татарны күз алдына китереп булмый. Ул бүген дә һәр татар авылында яши. Гармун ясау эшен яшәтүче – ТАССРның йөз еллыгына йөз тальян гармун эшләп биргән атаклы остабыз Айрат Харисов.

 

 

Уңышка ирешкән эшмәкәрләр: 

Айрат Харисов (Казан). 30 елдан артык гармун ясау белән шөгыльләнә. Ул ясаган гармуннар татарлар яшәгән төбәкләрдә генә түгел, чит илләрдә дә бар.

6. Шәл

Халкыбызны гасырлар буе җылыткан, илһамландырган хәзинәләребезнең берсе ул. «Шәл» диюгә, күз алдына милләтебез бизәкләре – ак әбиләребез килеп баса.

 

 

Уңышка ирешкән эшмәкәрләр: 

Әпсәләмовлар гаиләсе (Оренбург). Татар мамык шәле җитештерү эшен алар чирек гасыр элек үк башлап җибәргән. 180 кешене кул эше белән тәэмин итәләр. Мамык бирә торган ике мең баштан артык кәҗә асрыйлар.

7. Сәламәтлек

Сәламәт милләт, сәламәт токымның гына киләчәге бар. Бу хакта сөйләшкәндә, беренче чиратта, эчкән суыбыз турында әйтергә кирәк. Әйтик, чишмә фәлсәфәсе татар халкында аерым урынны алып тора. Шулай ук файдалы үләннәр, чәйләр дә – милли брендыбыз.

 

 

Уңышка ирешкән проект:

«Сәламәт милләт». Әлеге проект кысасында фәнни-гамәли конференцияләр уза, чишмәләрнең шәҗәрәләре төзелә. Әйтик, соңгы берничә елда Саба һәм Мөслим районнарындагы 100дән артык чишмәнең шәҗәрәсе төзелгән.


Фикер өстәү