Мәктәп, бакча, спорт комплексы – бу Ренат Әбүзәровның авылга бүләге

Мәктәп, бакча, спорт комплексы – бу аның авылга бүләге. Пенза өлкәсенең Күзнәй районындагы Дәхтәрни авылында яшәүче эшмәкәр Ренат Әбүзәров авыл халкы өчен игелек кылуын дәвам итә. Кеше күрсен дип түгел, Аллаһ ризалыгы өчен.

Дәхтәрни (Малый Труев) авылында 400ләп йорт бар. Барлыгы 1300ләп кеше яши. Мәктәпләре гасыр кичкән булган. Иске бинада сыйныфлар салкын. Кыш көннәрендә балалар хәтта дәресләрдә өс һәм аяк киемнәрен салмыйча утырган. Ренат Әбүзәров моңа битараф кала алмаган. Замана баласына шартлар тудырасы килгән аның. 2010 елда башлангыч мәктәп һәм бакча төзетеп, аны җиһазландырып, дәхтәрнилеләргә яңа мөмкинлекләр ачкан. Хәзерге вакытта мәктәптә 34 бала укыса, бакчага 41 сабый йөри. Уку рус телендә оештырылса да, туган телләрен онытмыйлар. 1 нче сыйныфтан башлап татар теле дәресләре укытыла.

Авыл халкының сәламәтлеге дә мөһим Ренатка. Шуны уйлап, яңа мәктәп янында «Батыр» спорт комплексы да төзеткән. Анда тренажер, аэробика заллары, футбол кыры бар. Теләгән кеше йөри ала.

– Авыл халкы бик сөенде. Беренчедән, балалар өчен шартлар, икенчедән, укытучы, тәрбиячеләр һәм башкаларга эш урыны булдырылды, – ди хатыны Гөлнара. – Юл, ут, су… Иремнең туган авылы өчен башкарган эшләре аз түгел. Яңа скважина казытып, авылга су кертте. Торбалар искергән, суның сыйфаты начар иде. Хәзер чишмә суы кебек.

50 яшьлек эшкуарның күңелендә – күпме изгелек! Боларның барысын да авыл өчен дип башкара ул. Әби-бабайлары, әти-әниләре – шушы авылдан. Ренатның абыйлары да башкаларга ярдәм кулы сузарга атлыгып тора. Димәк, игелек орлыклары нәселдән килә. Бизнеслары – аграр, төзелеш юнәлеше буенча. Бу темага кагылмаска булдык. Ни өчен дигәндә, Ренат тыйнаклыкны ярата. Шуңа күрә дәшмичә калуны кулайрак күрде.

Хатыны Гөлнара – Ульян кызы. Аның белән дүрт бала тәрбиялиләр. Дини гаилә. Олы кызлары Казанда яши. «Эш урыннары булгач, яшьләр авылда төпләнеп кала. Ренат менә шуның өчен дә тырыша», – ди Гөлнара Әбүзәрова.

Пенза өлкәсе, Дәхтәрни авылы


Фикер өстәү