Башка регионнарда яшәүчеләрнең Татарстанда торак сатып алуга ихтыяҗы арткан

2023 елда хокукларны экстерриториаль теркәүгә һәм күчемсез милекне кадастр исәбенә куюга якынча 5,7 мең гариза теркәлгән. Бу 2022 елга караганда 17 процентка диярлек күбрәк. Бу хакта ТР Росреестрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, иң күп санда гаризалар Башкортстаннан бирелгән — 1 меңгә якын. Аннары Мәскәү — 629, Мәскәү өлкәсе — 518, Удмуртия — 501 бара.

Кешеләр күюрәк Казанда күчемсез милек белән кызыксыналар — 1734 мөрәҗәгать, Яшел Үзән районында — 518, Яр Чаллыда — 399.


Фикер өстәү