Бүген «Киләчәк уеннары» ярышларының йомгаклау көне 

Бүген «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының соңгы көне. Кайбер дисциплиналар буенча финал ярышлары, шулай ук чараның тантаналы ябылышы көтелә. 

«Казан Экспо»да булачак тантананы онлайн да карап була. Оештыручылар искәрткәнчә, «Россия 2» каналында трансляция оештырылачак. Башлана 16.00 сәгатьтә.

Моннан тыш, Казанның Теннис академиясендә Standoff 2 буенча турнир тәмамлана. 11: 00 сәгатьтә 3 нче урын өчен матч узачак. Финал көндезге икегә билгеләнгән.

«Казан Экспо»да исә футбол, скейтбординг буенча ярышның хәлиткеч уеннары узачак. Сочи шәһәре автодромында исә фиджитал-узышлар ярышы булачак.


Фикер өстәү