«Ник бу кадәр катгый кыланырга?»: фиджитал-футбол буенча финал уены ничек узды?

Уен кырына кулларына телефон тотып чыккан футболчылар, ике кызыл карточка һәм Гама тәхәллүсле спортчының үпкәсе. Фиджитал-футбол буенча турнир «Киләчәк уеннары» ябылу тантанасы алдыннан гына тәмамланды. Беренче урын өчен уен шулкадәр киеренке узды ки, кайберәүләрнең кан басымы 220гә кадәр җитте.

Фиджитал-футбол буенча ярышта 16 команда көч сынашты. Казанга Парагвай, Чили, Мексика, Камерун кебек илләрдән дә килделәр. Көндәшләр башта компьютер уенында мөмкин кадәр күбрәк гол кертергә тырыша, аннары чын кырга чыга. Футбол кыры гадәттәгедән кечкенәрәк булса да, капкалары шундый ук зурлыкта. Оештыручылар моның серен дә чиште: бу – туп кертү җиңелрәк булсын өчен махсус эшләнгән. Ни дисәң дә, фиджитал-футбол  ул – тамаша. Ә беренче урын өчен көч сынашкан Россия һәм Уругвай командалары чын тамаша күрсәтте. Көндәшләр, уен башланганчы ук, аздан гына бер-берсенең якасына ябышмады. Социаль челтәрләргә куярга кызыклы видеолар төшерергә дип, футбол кырына кулларына телефон күтәреп чыккан уенчылар моны махсус эшли кебек тә тоелды хәтта. Дөрес, уйнаулары чын иде. Махсус экранда аларның йөрәк тибешенә кадәр күрсәтеп тордылар: бер уенчының кан басымы 220гә күтәрелде.

Хөкемдарларга да эш күп булды. Өчәр минутлык ике тайм барышында уен кырының әле бер башында, әле икенчесендә җәнҗал купты. Россия хөкемдарлары инглиз телен белсә дә, Уругвай уенчылары белән уртак тел таба алмадылар. Шуңа күрә үзара аңлашу өчен кулдагы бармакларга кадәр эшкә җиктеләр. Тупас уен һәм дорфалык өчен «Локомотив»ның ике уенчысына кызыл карточка күрсәттеләр. Мондый очракта кырга башка уенчылар чыга.

Җәза алучыларның берсе – «Локомотив» уенчысы Гамид Шахбанов (тәхәллүсе – Гама) – хәлиткеч уенның бер өлешен җанатарлар белән бергә карады. «Үз илебездә уйныйбыз бит. Ник бу кадәр катгый кыланырга?» – дип, хөкемдарларга карата фикерен белдерде ул. «Локомотив»ның җиңелеп баруы да кәефен тәмам кырды. Янәшәсенә автограф алырга дип килгән балаларга бер генә әйтте, шуннан соң күпме утырса да, янына беркем килмәде. «Локомотив» финал уенында 5:6 исәбе белән оттырды. Ә Уругвай командасына акчалата приз белән бергә түбәтәйләр дә бүләк иттеләр. «Килгән шәпкә бик салкын иде. Хәзер исә бар да шәп. Казан безне җылы кабул итте. «Киләчәк уеннары» кабат Россиядә узса, без һичшиксез киләчәкбез», – дип, хисләре белән уртаклашты Уругвай командасы капитаны Хорхе Марсело Родригес Нуньес.


Фикер өстәү