Биш бала әнисе: «Балаларга карап сөенеп туя алмыйм»

Апаста яшәүче  Рамилә Әхмәтҗанова узган елның ноябрендә «Герой-ана – 2023» Россиякүләм бәйгесендә җиңеп чыга. Бу бүләкне  «Хатын-кызлар көче берлеге» иҗтимагый оешмасы күп бала тәрбияләп үстергән һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан аналарга тапшыра. Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән катнашырга теләк белдереп 426 гариза килгән була. Рамиләгә Мәскәүдә узган зур тантанада күкрәк билгесе һәм бүләкләр тапшыралар. Биш бала әнисе өчен зур бәйгедә җиңү көтелмәгән сөенеч була. Ул ахыргача, безне кем уздырсын анда, дип йөри.

– Район ЗАГС җитәкчелеге, әйдәгез, бер бәйгедә катнашыгыз әле, дип шалтыратты. Гаиләбез турында мәгълүмат кирәк иде. Кеше алдында яхшы түгел, дип кенә сораганнарны җибәрдем. Июль ае иде бу. Катнашуыбыз хакында оныттык та. Берзаман октябрь аенда телефонга, Мәскәүгә килә аласызмы, дигән хәбәр килде. Безнең гаилә җиңүчеләр исемлегендә иде, – дип искә ала Рамилә. –  Әле минем Мәскәүгә дә барырга исәбем юк иде. Апам Раниягә сөйләп күрсәтүем булды, ул тиз арада тәртипкә салды. 7 айлык баламны алып, аны карашырга дип икебезнең дә олы кызларыбызны ияртеп, Мәскәүгә кузгалдык.

Рамилә белән Ришат 2007 елның май аенда гаилә корып җибәрә. Очрашып йөрүләренә җиде генә ай булса да, алар бер-берләреннән башка яши алмауларын аңлый. Бүген олы уллары Ранилгә – 15, Ралинәгә – 12, Раминәгә – 8, Раидәгә – 5 яшь, Равилгә 10 ай икән.  Алар гаиләсендә хикмәтле сан да бар. 25 числосы бәхет китерә үзләренә. Рамиләнең 25 февральдә туган көне, Раминә исемле кызы да шул көнне туган. Кечеләре дә апрельнең шушы числосында дөньяга аваз салган.

– Ирем дә, мин дә өч балалы гаиләдә үстек. Дүртенче балага авырлы икәнне белгәч, ирем, тап, диде. Бишенчегә тагын бер малайлы булыйк, дип үзебез бардык. Ирем бик тә бала җанлы. Өйдәгеләрне генә түгел, урамдагы сабыйларны да кочаклап ала ул, – ди Рамилә. –  Күпбалалы гаиләдә бер дә күңелсез түгел. Олыраклары кечеләрен караша. Бердәм, дус, тату булып үсәләр. Олы кызыма кечесен калдырып була. Бөтен эшне балалар белән бергә башкарабыз. Алар да кул арасына керсен, дим. Кызларым камыр ризыклары да пешерә белә инде. Аны миннән дә матуррак итеп бөгәләр.

Ранилнеке егетләрчә. Ул  алты яшеннән хоккей белән шөгыльләнә, былтыр әле үзен  Казанның «Ак бүре» командасына чакырган булганнар. Әтисе ел буе улын Казанга тренировкаларга йөрткән. Быел 9 нчы сыйныфта укуын исәпкә алып, кире Апас командасына кайткан. Олы кызлары да спортны ярата икән. Мәктәпнең волейбол командасында уйный. Рамилә дә яшь вакытта волейбол уйнаган. Менә хәзер аның тренеры кызын өйрәтә икән. Уртанчы кызлары сәхнәне ярата.  Бию түгәрәгенә йөри, матур итеп җырлый. Рәидәләре бакчада әле.

– Бишесенә биш төрле холык. Әмма шулай да балалар турында начар сүз ишеткәнебез юк. Алга таба да шулай булсын инде. Иң мөһиме – алар кешелекле, ярдәмчел булып үссеннәр. Апа-абый, эне-сеңелләренә терәк булсыннар иде. Күңелендә изгелек, яхшылык булса, барысына да ирешәсең, – ди Рамилә. – Ирем белән әзергә-бәзер тормыш башлаган кешеләр түгел без. Шуңа хәзерге тормышыбызга шөкер итәбез. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр. Дөрес ул. Әле бит гаилә корганда ипотекага ике бүлмәле фатир алган идек. Ике елдан аны сатып, йорт алдык. Икәү бергә тапкан мал булгач, бик рәхәт. Тапкан малның кадере бар.  Ә менә балаларга ничек тә ярдәм итәсе килә. Бишесе дә газиз. Кулдан килгәнне эшләрбез, калганын үзләре булдырырлар дип ышанам. Шулай итеп тәрбияләргә тырышабыз инде.

Рамилә гаилә бәхете хатын-кыз кулында икәнне белә. Әнә шуңа да өй җылысын саклар өчен барысын да эшли.  Үзенә үрнәк итеп куярлык әтисе белән әнисе бар. Җылы ояда тигез канатлы булып үскән кызчык, үз балаларына да шуны тели. Дөньялар тынычлансын. Ире Ришаты махсус хәрби операциядәге якташларына инде җиденче мәртәбә ярдәм илткән. Егетләр арасында Рамиләнең бертуган энесе Ранис та бар. Бөтен гаиләләре белән аның исән-сау әйләнеп кайтуын көтә алар. Менә шунда булган бәхетләре тагын да түгәрәкләнер иде.

Бу арада Әхмәтҗановлар өйләренә ремонт ясый. Шундагы шау-шуга, бергә эшләүгә дә сөенә Рамилә.

– Обойлар ябыштырабыз, бүлмә ишекләрен алыштырабыз. Иң кечкенә кызыбыз диварны буйый, Ранилем обой куптара. Ришатым ишекләрне сүтә. Ралинәм энесен күтәреп йөри. Мин аларга тәмле ризык әзерлим. Раминәм янымда бөтерелә. Менә мантый пешеп чыга. Бөтенесе, әни тәмле пешергән, дип рәхмәт әйтә.  Мин исә әтиегез турап биргән тәмле иттән булганга ул, дим. Балаларымның барысына да рәхмәтемне җиткерәм, – ди Рамилә. – Менә кайда икән ул бәхет! Аллаһы Тәгалә бәхетебезне күпсенмәсен. Сәламәтлектән аермасын. Ә калганын булдырырга була.


Фикер өстәү