«Төштә кебек»: «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә йомгак ясалды

Хатын-кыз – баласын иркәләп сөюче әни дә, ирләр белән бертигез хезмәт куеп, тормыш дилбегәсен җигелеп тартучы да, яшәүгә дәрт бирүче нәфис, шул ук вакытта көчле зат та. Казанда ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә тагын бер кат әнә шуны искәрттеләр. Без гаиләдә дә, хезмәттә дә үз урынын тапкан гүзәл затлар белән аралаштык.        

«Нәрсә җитә ана булуга!»

Казаннан Гөлнара Фазлыева – биш бала әнисе. Ул бала тәрбияләүне иң җаваплы эш дип саный:

– Хатын-кыз ул укытучы һәм табиб кына түгел, әни дә. Республикабызда ана роленә зур игътибар бирелүенә бик шатмын. Балалар тәрбияләү, аларны үстерү дә – хезмәт. Бала тәрбияләү – милләт тәрбияләү, дигән сүзләр дә бар бит. Җәмгыятьтә әни роле бәяләп бетергесез, – ди «Хатын-кыз – ана» номинациясе җиңүчеләренең берсе.

Гөлнара ханымның олы улы 15 яшьлек Әсхәт –  Россия кадеты, «Парашют белән сикерү» һәм «Снайпер» билгеләре белән бүләкләнгән. Тәҗрибәле әни тәрбия серләре белән уртаклашты.

– Иң мөһиме – дин нигезләре, мәхәббәт һәм үз үрнәгең. Балалар тәрбиясендә иң мөһим өч әйбер шул, – диде ул.  –  Әле менә озак вакыт өйдә торганнан соң, эшкә чыгарга булдым. Хезмәтне саклау буенча белгеч мин. Гаиләмдәге кебек, эшемдә дә барысын җиренә җиткереп, нәтиҗәле һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышам.

«Эшләмәс идем» 

Бүген хатын-кыз хезмәт куймаган бер генә тармак та юк дисәк, ялгыш булмас. Җиңүчеләр рәтендәге һәр хатын-кыз соклану һәм хөрмәт уята. Нинди генә һөнәр ияләре юк алар арасында! Кукмара районыннан «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңү яулаган Алсу Шәмсиева электромонтер булып эшли. Стажы – 23 ел.

– Бәләкәй чактан электр станциясе тирәсендә үскән кыз мин. Әтием гомере буе электрик булды. Мин аның юлыннан китәргә уйладым, – дип сөйләде Алсу ханым.  – Эшемнең куркыныч булуын аңлыйм. Электр тогының да, бәхетсезлек очрагының дә нәрсә икәнен беләм. Шуңа күрә сак кына, чама белән эшлибез. Дөресен әйткәндә, безнең һөнәрне шулай зурларлар дип уйламаган идем. Минем өчен бу көтелмәгән бүләк булды.

Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә хезмәт куючы Миләүшә Котдусова – алтынчы разрядлы слесарь. Заводта 41 ел эшли.

–  Бүген – әйтеп бетергесез шатлыклы көнем. Хәтта төштә кебек кенә,  – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Миләүшә ханым. – Эшемне яратмасам, 41 ел эшләмәгән булыр идем. 23 ел токарь станогында эшләдем. 14 нче ел слесарь эшен башкарам. Эшкә килгәндә миңа нибары 17 яшь иде. Гомеремдә бер дә үкенгәнем булмады. Авыр дип тормадым, җитәкчеләрнең йөзенә кызыллык китермәдем. Гомерлек бәхетемне дә биредә очраттым. Ирем белән заводта таныштык. Хәзер бер цехта эшлибез. Ике кызыбыз бар, өч онык үстерәбез.

«Сездән башка дөнья кояшсыз»  

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узган тантаналы чарада җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады.

– Хатын-кыз көн саен, сәгать саен игътибарга, мәхәббәткә һәм рәхмәткә лаек. Гүзәл затларның мондый мөнәсәбәткә лаек булуын ир-атларга искәртү өчен, мөгаен, 8 Март бәйрәме уйлап табылгандыр. Хатын-кызлар – җәмгыятьнең рухи нигезе. Сезнең яшәү рәвешегез җәмгыятьне әхлакый тәрбияләү өчен бүген аеруча мөһим, – диде ул. – 8 Март – газиз әниләребез бәйрәме. «Әни» сүзеннән бөегрәк исем юктыр. Алар исән чакта, без барыбыз да – бала. Ул яктан мин дә бик бәхетле, әнием – беренче укытучым да әле. Хатын-кыздан башка дөнья кояшсыз булыр иде. Ялгызлар тиң ярларын, ә парлылар күбрәк бала тапсын. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бәхетле булыгыз, безне дә бәхетле итегез! Илне-көнне сөендереп, бәхет-шатлык өләшеп, бөтен дөньясын көнләштереп, матур итеп яшәгез! Сезнең белән генә без бәхетле.

 

Рәсим Баксиков, Россия Герое:

– Хатын-кызлар, әниләребез, балаларыбызның әниләре – иң якын кешеләребез. Сезнең өчен яшибез, эшлибез, игътибарыбызны һәм күңел җылыбызны бирергә тырышабыз. Теләсә нинди катлаулы вазгыятьтә ирләр өчен төп таяныч – хатын-кыз. Бөек Ватан сугышын искә алсак, хатын-кызлар ир-атлар белән иңгә-иң сугышкан. Хәзер гүзәл затларны утка кертмәскә тырышабыз. Ватанны саклау – ирләр эше. Хатыннарыбыз һәм әниләр безгә тылдан булышалар. Күбесе маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре әзерли, оекбашлар бәйли. Матди яктан да, рухи яктан да булдыра алганча ярдәм итәләр. Моның өчен алар алдында баш иябез һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

 

 

 


Фикер өстәү