Татарстанда 10 нчы сыйныф укучылары хәрби җыеннарга җибәрелә

Татарстанда унынчы сыйныфларда укучы барлык балалар хәрби әзерлек буенча 5 көнлек җыеннарга җибәреләчәк. Анда алар Калашников автоматын сүтәргә һәм җыярга, радиоактив һәм химик корал һөҗүменнән сакланырга өйрәнәчәк, башка хәрби әзерлек узачак. Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков брифингта шул хакта сөйләде, дип хәбәр итә “БИЗНЕС Online”.

Ведомство башлыгы искәртеп үткәнчә, Татарстанда соңгы 3 елда яшьләрне хәрби- ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү өчен “Авангард” дигән исемдәге өч өстәмә үзәк пәйда булган. Аларны Түбән Камада, Чистай һәм Казанда ачканнар. Җыеннар шушы мәйданчыкларда үткәреләчәк.

“Без республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәр һәм районнарның мәгариф идарәләре белән тыгыз элемтәдә булып, унынчы сыйныфларда укучы барлык балаларны, хәрби әзерлек уздыру өчен, 5 көнлек җыеннарга алып киләчәкбез”, – дигән Садыйков.

Министр билгеләп үткәнчә, бүгенге патриотлар тәрбияләү эшендә бик мөһим юнәлеш бу. “Курслар бик кызык, мавыктыргыч итеп оештырылачак”, – дигән ул.


Фикер өстәү