Җирнең фәрештәсе: елның иң матур көнен тагын да ямьлерәк итүчеләр турында

Шулай гадәтләнгән, күнегелгән, күңелгә сеңгән инде: 8 Март бәйрәме безнең өчен иң элек әниләр бәйрәме ул. Беренче эш итеп якын, бердәнбер, кабатланмас, кадерле кешеләребезне котларга ашыгабыз. Әниләр исән чакта, барыбыз да бала без. Әллә нинди югары вазыйфаларны биләгән түрә дә, зур сәхнәләр тоткан җырчы да, таң белән уянып, җиһанга төн төшкәндә генә кырларыннан кайткан игенче дә, галимнәр укыткан мөгаллим дә

Бөркетләр

Илшат, Илһам, Хәлил, Булат, Ислам… Әлмәт районының Кичүчат авылында яшәүче Фәридә Котбиеваның алтын бөртекләре – бөркет кебек улларының исемнәре бу. Бер бала да – җаваплылык, бер баланы кеше итәр өчен дә күпме көч, тәрбия, хезмәт кирәк! Улларыңны кеше итеп үстерүнең сере дә – хезмәт тәрбиясе.

Ире Камил абый белән 1986 елда гаилә кора алар. Ул – механик, Фәридә апа исә хәзер Ризаэддин Фәхретдин музеенда фондлар буенча хезмәткәр.

Бәхеткә булгандыр! Улларының рәхәтен, игелеген күреп яши хәзер Котбиевлар.

– Улларым дүртесе дә армиядә хезмәт итте. Хәзер төпчеге Ватан алдындагы бурычын үти, – ди әңгәмәдәшебез. – Улларыбыз тормышта үз урыннарын тапты. Олы улым Әлмәт башлыгы ярдәмчесе, тагын берсе – Әлмәттә балалар һәм яшьләр эшләре идарәсендә урынбасар, тагын берсе телефоннар ремонтлый, бер улыбыз – электрик. Кайда эшләсәләр дә, яратып башкарсыннар. Шулай булганда гына нәтиҗәсе була, күңел үсә.

Фәридә апа гаиләсе турында тыйнак кына сөйли. Аерылып торган бер нәрсәбез дә юк, янәсе. Әмма читтән яхшырак күренә бит…

– Өйдә начар сүз, сүгенү ишетмәделәр, «шулай бул» дип аерым аңлатып үстерү дә булмады. Аталары – бик тәртипле, тыйнак кеше. Гаиләдә иремне, аталарын авторитет итеп куйдым. Һәрвакыт! «Әтиегезгә әйтәм» дигән сүз җитә иде аларга. «Малай, ник тыңламыйсың?» – дип бер генә карый иде. Хәзер инде «малай» түгел, «улым», ди. Безнең өйдә аш бүлмәсендә әтиебезнең үз урыны бар. Аңа һәркемнең утырасы килә. Оныклар бабалары өйдә юкта менеп утыра инде (көлә). Без үз үскәндә дә шулай иде. Мондый гадәтләр бик кирәк. Ата янында олы бала утырырга тиеш. Бу бик дөрес. Эш белән тәрбияләдек балаларны. Мал-туар күп иде. Бакчада барысын да үстердек. Кызлар булмагач, хатын-кыз эшен дә башкара иделәр. Алар әле хәзер дә кайбер эшләрне миннән яхшырак эшли. Балачактан калган шундый тәртип инде – һәр кайсы үз эшен белә. Шөкер, киленнәребез, оныкларыбыз да бар. Кызлар сөяргә насыйп булды! Мин киленнәремне, кода-кодагыйларны хөрмәт итәм. Барысын да киңәшләшеп эшлибез. Атна саен кайталар, өй гөрләп тора, шөкер!

Сәхнәдә актриса

…ә өйдә – әни ул! Татарстанның атказанган артисты, курчак кебек кенә Альбина Гайзуллинаны ике бала анасы (баһадирдай икәү!) дип кем әйтер икән?

– Мин кырыс, таләпчән әни түгел. Ир балалар тәрбияләсәм дә, бик йомшак мин. Бәләкәй чакта да елатмыйча гына үстерергә тырыштым, аз гына тавышлары чыкса да, кулга ала идем. Хәзер дә иркәләп кенә үстерәм, – ди әңгәмәдәшебез. – Әмма алар иркә булып үсмәде. Чын ир-егетләр! Чөнки минем йомшаклык янында әтиләренең таләпчәнлеге булды. Гаиләдә әти сүзе бар.

Ир-егетләр тәрбияләгәндә нинди кагыйдәләрне истә тоткан икән Гайзуллиннар?

– Иң беренче чиратта, хатын-кызга хөрмәт. Бу хакта гел әйтеп торам. Йорт мәшәкатьләре – хатын-кыз эше генә түгел. Аны бергә-бергә эшләгәндә генә рәхәт һәм күңелле. Дәү әти, дәү әниләргә, туган илгә, укытучыларга, кешеләргә хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз. Икенче кагыйдә – туганлык хисен саклау. Канга батып сугышсагыз да, бер-берегезне какмагыз, бер-берегезгә тартылыгыз, дип тукып торабыз. Минем энемнең балалары белән дә бик дуслар алар, шөкер. «Абый», «энем», «сеңлем» сүзләрен генә кулланып, исемнәре белән эндәштертмичә үстердек. Өченче кагыйдә – тәртип, өйдә татарча аралашу, – дип сөйләде Альбина Гайзуллина.

Тәрбия җимеше үзенекен итә бугай. Һәрхәлдә, әңгәмәдәш сөйләгәннәрдән шуны чамалап була:

– Хәзер үземә дә вакыт кала, һәрхәлдә, калдырырга тырышам. Инде балалар үсте. Өйдәге мәшәкатьләрне үз өсләренә алалар. Мәчене ашаталар, савыт-саба юалар. Мәктәптән кайткач, формаларын эләләр, идәннәрне дә сөртәләр. Соңгы бер-ике елда шулай. Аңа кадәр авыррак иде, билгеле. Хәзер эштән кайтып, ял итәргә дә вакытым бар, хәтта китап укырга да (көлә)! – ди Альбина Гайзуллина.

Бәхетле әни

Үзебез дә гаиләдә өчәү үскәч, гаиләдә өч бала булырга тиеш дип уйлый идем. Аллаһка шөкер, мин – биш бала әнисе! – ди Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында гомер итүче Алсу Мөхәммәтҗанова.

Тормыш иптәше Фәйзенур абый белән яшь аермасы – 12 ел. Әмма бу бары тик сан гына. «Кияүгә чыкканда да, тормыш көткәндә дә яшь аермасы сизелми», – ди ул.

Мөхәммәтҗановлар Энҗе, Булат, Лилия, Нәфисә һәм Мәдинә исемле балаларга гомер биргән. Нәфисә – 1 сыйныф укучысы, Мәдинә балалар бакчасына йөри. Олы кызлары Энҗе үзе дә әни инде. Фельдшер һөнәрен үзләштергән. Булатка 23 яшь, ул – инженер-механик. Лилияләре РКБда эшли.

– Мин үземне ике буын баласын тәрбиялим дип уйлыйм. Оныгым белән кечкенә кызымның яшь аермасы – 2 яшьтә 2 ай, – ди бәхетле ханым. – Олыларын үстергәндә бөтен эшне эшләргә кирәк иде: мичкә утын ягасы, мунчага, өйгә су ташыйсы, кер юасы, көтүгә чиратлашып чыгасы. Мин социаль хезмәткәр булып эшлим. Әби-бабайларга бәрәңге утыртырга, өй юарга, вак-төяк эшләре булса, гел өч балам белән бергә йөри идем. Алар беркайчан да «юк» дип әйтә белмәде. Гел хезмәттә булдылар. Дини тәрбия дә бирдек. Хәзер тормыш Аллаһка шөкер генә бит! Су ташымыйбыз, мунча якмыйбыз, кер юмыйбыз, идәнне дә робот юа…

Күпбалалы әнидән хәтерендә уелып калган 8 Март бәйрәме турында да сорадык.

– Өченче кызым туып, роддомда идем. 28 февраль бу. Ул вакытта унар көн ята идек бит. Тормыш иптәшем 8 Март бәйрәме белән котлап, бүләкләр күтәреп килгән иде. Әнә шул истә калган, – дип сөйләде Алсу апа. – Миңа балаларым гел сюрприз ясап кына тора. Ел да зур бүләкләр ясыйлар. Быел туган көнемә өчесе бергә җыелышып гомрәгә юллама бүләк иттеләр. Гомерем буена истә калырлык иң олы бүләк бу минем өчен!

Тормышыннан бик канәгать Алсу апа.

– Мин үземне иң бәхетле әни, бик бәхетле хатын дип саныйм. Аллаһы Тәгалә яман күздән сакласын. Нәрсә әйтсәм дә, тыңлаучан балаларым, сүземә колак салучы, хөрмәт итүче ирем бар! Киявем дә бик әйбәт, кода-кодагыйларым да бер дигән. Балаларым дус-тату, аралашып, бер-берләренә кунакка йөрешеп яши, – ди ул.


Фикер өстәү